КАЛЫП и. 1) Аяк табынына охшатып ясалган агач форма. Югары шүрлектә әтисе аның өчен калыпка тартып куйган читек башы тора. Ә.Фәйзи

2) Баш киемнәренә билгеле бер рәвеш бирү өчен кулланыла торган форма. Баштагы кырма бүрек, яңа калыптан алган кебек, бераз кырынрак, назлатып киелә. Г.Ибраһимов

3) махс. Корыч һ.б. металларны эретеп коюда кулланыла торган форма // Кирпеч сугуда кулланыла торган форма

4) Матур әдәбиятта чынбарлыкны чагылдыру чаралары һәм алымнары җыелмасы; форма. Әкиятне шигырь калыбына салып язып чыктым. М.Әмир

5) күч. Эшне бер рәвештә алып бару өчен билгеләнгән тәртип; әзер үрнәк, штамп, шаблон. Аларга тормышны өйрәнергә вакыт тудырмавыбыз өстенә, аларны тын да алырга вакыт калдырмаслык итеп башка эшкә җигеп, башларындагы темаларны бертөрле калыпка салуга вакытларын калдырмыйбыз. Һ.Такташ

(Бер) калыпка салу Эшнең асылын исәпкә алмыйча, барысын да бер иштән карау. Калыпка салыну Билгеле бер җайга төшү, эзлекле тәртип алу, көйгә салыну. Аны нинди дә булса хәлгә, күренешкә бәяләмә дип атыйбызмы, – барысы да, үз вакыты җиткәч, барыбер мәгънәви калыпка салына икән. З.Хөснияр.Калыпка сыймау Кабул ителгән, күнегелгән гадәтләргә, тәртипләргә туры килмәү; килешле кыланмау. Калыпка утыру Җитлегү, акыл керү. (Үз) калыбына кайту Элекке хәлен, рәвешен алу, элеккечәгә әйләнү. Тәне ничек тә үз калыбына кайтыр, җаны да тынычланыр; зиһене генә иләсләнеп китмәсен, ул ялгышса, баш бетте дигән сүз… Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә