КАЛЫНЛЫК и. 1) Әйбернең аркылы кисеме зурлыгы. Хәлим өч көн дигәндә ике карыш калынлыгындагы саман кирпичне тишеп чыкты. Г.Гыйльманов. Шулардан [сәке тактасыннан] иңе ике карыш, калынлыгы бер илле, буе өч аршын чамасы берсен тартып алды да яргалады. Г.Ибраһимов. Әйберләрне багажникка урнаштырганнарын доцент Мәрдиев, пәрдә читен лезвие калынлыгы гына ачып, тәрәзәдән карап торды. М.Галиев 2) Куелык. Чирәмнең үтә дә калынлыгы, куелыгы, җетелеге ошады аңа [Хәлимгә]. Г.Гыйльманов |