КАЛЫНАЮ ф. 1) Калынлыгы арту. Кар калынайганчы, киселгән бүрәнәләрне авылга кайтару хәстәрлеген күрергә кирәк иде. Г.Гыйльманов 2) Юанаю, симезгә әйләнү. Син дә үзгәргәнсең. Калынайгансың, чәчләреңә чал төшкән ---. Д.Каюмова. Көннәрнең берендә калынаеп кына, авыраеп кына Нечкәбил эштән кайтса, хәйранга кала. А.Алиш. Бу вакытта Сайдә нык кына тазарып, калынаеп өлгергән иде. Г.Гыйльманов // Эче үсеп юанаю. Хәер, күп көттермәс инде: биянең эче калынайганнан-калыная бара. Сафа бабай әйтә, озакламый колынлар инде, ди. Г.Ибраһимов 3) Түбәнәю, түбән тембрлыга әйләнү; тупаслану (кеше тавышы тур.) Калыная башлау Калынаерга тотыну. Корсагы калыная башлаган, әмма озын халат астында сизелми диярлек. Г.Әпсәләмов Калыная төшү Тагын бераз калынаю. Инде еллар узгач, аңа бәйле вакыйгалар гасыр тузанына күмелгәч, серлелек пәрдәсе тагын да калыная төшкән, Әбүгалисинаны олылыклаган әсәрләр иҗат ителгән. Р.Рахман Калынаеп китү Кинәт калынаю, калынрак була башлау. Каршыдагы җир өстендә тамырлар калынаеп киткәндәй булды. З.Мифтахов. Гомеремә күрелмәгән хәл: кинәт кесәм калынаеп китте. Ф.Яхин |