КАЛЫН I с. 1. 1) Яссы әйбернең аркылы кисеме чагыштырмача зур булган; киресе: юка. Һәрбер шәкерт төпләп алган калын дәфтәренә җыр күчерә, шигырь күчерә, хәтта романнардан өзекләр дә күчерә. Ә.Еники. Кулларында кармак чыбыклары, берсенең калын гына портфеле дә бар. М.Мәһдиев 2) Юан, әйләнәсе киң булган. Чокырның нәкъ төбендә калын агач ята. Г.Әпсәләмов. Нюра бүген чәчен икедән үргән дә озын калын толымнарын иңбашына салган. Г.Бәширов 3) Бер-берсенә якын урнашып, куе, тыгыз булып үскән. Калын чәчләрен шәмәхә тасма белән кичәгечә үк кысып бәйләгән. М.Хуҗин. Киң җилкәле таза гәүдә, озынча матур бит, әрсез коңгырт сакал, шуның төсле үк калын мыек, тынгысыз үткен күзләр, чәчендә анда-монда җемелдәгән ак бөртекләр – үзе әйтмешенчә, окопта узган озак еллар истәлеге – менә шундый иде Әхмәди. Г.Бәширов. Монда калын урманнар, кыш көне җиргә тирән кар ята, малларны тибендә йөртү мөмкин түгел. З.Мифтахов 4) Тулы, юан гәүдәле. --- түрдәге калын казак, бикәгә карап: – Борынгыарның бер сүзе бар: «Корымаган кое булмас, ярылмаган таш булмас», – --- диде. Г.Ибраһимов 5) Итләч, кабарып торган. Хәят, бу куркыныч сурәтне күңеленнән чыгарыр өчен, бакчада урын биргән студентны, калын һәм кызыл иренле Евгенийны, --- тагы әллә кемнәрне уйлап карады. Ф.Әмирхан 6) Катлы-катлы булган, берничә каттан торган. Монда коры haвa, күмер катламы калын, өч метрдан алып алты метрга кадәр, катламнар текә, күмерне чабу җиңел, төяп җибәрү уңайлы. Д.Каюмова. Күл төбендәге калын ләм катламында органик әйбер калдыклары черүдән газ хасил була. А.Муранов 7) Түбән тембрлы, түбән яңгырашлы. Пыялачы, малайларга күтәрелеп карап, калын тавыш белән: – Кайсыгыз ватты? – дип сорады. А.Гыйләҗев. Чәчәктән чәчәккә очканда, мәк чәчәгендә бал суырып ятканда, калын тавыш белән тагын кемдер эндәшә. А.Алиш. Бар икән затлылык, бар икән Ходай биргән матур калын тавыш. М.Мәһдиев 8) күч. Бай, мул. Ташлытау базары калын була, Заһри шикелле үткен кешегә анда да маклер булып көн итәрлек җай чыга торды. М.Мәһдиев 2. рәв. мәгъ. Кабат-кабат, катлы-катлы булып. Урман буйларына, болыннарга кар, җил белән себерелеп килеп тә, аеруча калын булып ята. З.Мифтахов ◊ Калын җилкәле Хәлле-маллы, мул тормышлы кеше турында. Җизнәң – бик калын җилкәле кеше, сора, ярдәм итәр. Н.Исәнбәт. Калын тиреле Бернәрсәгә дә исе китми, кайгырмый, борчылмый торган, гамьсез, ваемсыз |