КАЛФАК и. 1) этн. Татар хатын-кызларының бәрхеттән тегелгән, сәйлән яки энҗе белән чигеп бизәлгән, маңгай турысына киелә торган милли баш киеме. Шунда бер якка иске йозак, --- калыбы җимерелгән кәләпүшләр, бишмәтләр, --- калфаклар берәм-берәм урнаша башлыйлар. Г.Ибраһимов. Залда барысы да: түбәтәй, картуз, эшләпә, калфаклар кигән башлар тавыш килгән якка борылдылар. А.Таһиров 2) диал. Балалар башлыгы 3) диал. Суганның орлыкланган башы |