КАЛУ ф. 1. 1) Сөйләгәнгә кадәр урынында булуны, торуны дәвам итү, шул урыннан китмәү. --- кара кичтә безнең машина бер хутор артына килеп туктагач, малайларга җиргә коелырга команда бирелгәч, мин машина өстендә калдым. М.Мәһдиев. Татлы әсирлектән һаман айный алмыйча, бер урында басып калдым. Н.Гыйматдинова. Юл читендә ялгыз нарат кебек калдың басып. Кайтыр өчен китеп барам синнән саубуллашып. Ш.Таһирова

2) Кайда да булса торуны, булуны берәр максатка ярашлы рәвештә дәвам итү. Өчесе, бирелгән заданиене үтәп, техникумда калалар. М.Әмир. Шунлыктан, иртәгә барысын да берьюлы хәл итәрмен дип, кабат рәхмәтләр әйтеп, ул Гыйззәт хәзрәтләрдә кунарга калды. М.Хәсәнов. Дәү тәкәнең дә сеңгере нык булып чыкты, ул да бирешмәде, аякларында калды. Р.Мөхәммәдиев

3) Алмау, алмыйча калдыру, элекке хәлен, урынын, торышын дәвам итү. Безнең вагон идәненең бер почмагында теге фонарь калды. М.Мәһдиев. Кар астында калып өшегән черек бәрәңгене изеп, аз гына арыш онында әвәләп, --- кыздырсаң – телеңне йотарлык кәлҗемә була иде. Казан утлары

4) Берәрсе янында күзгә-күз булу, башкалардан аерым гына булу; аның яныннан китмәү. Шунда мин үз гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр Туфан белән ялгызга-ялгыз калып урман сукмагында йөрдем. М.Мәһдиев

5) Кемне дә булса алмаштыру, аның урынын алу. Атасы узган кышын чирләп үлгәч, Саимә өчен бердәнбер якын кеше булып Нәсимә калган иде. К.Нәҗми. Дәү апасы, үзе дә бала көенчә, әнисе урынына калды

6) Элекке торышын, мөнәсәбәтен һ.б.ш. үзгәртмәү, элеккечә булуны дәвам итү. Ишек шар ачык калу. Дуслар булып калу

7) Фикерен, карашларын, принципларын үзгәртмәү. Ләкин ул һаман үз сүзендә калды. Ф.Әмирхан

8) Бер сыйныфтан икенчесенә күчмәү. Классында күчми калу

9) Нинди дә булса сыйфат, халәт, хәл үзгәрешсез саклану. Бары тик Иргали абыйның гына йөзе җитди калды. М.Хәсәнов. Чәчүлек җирләренең яртысыннан артыгы кысыр калган. И.Салахов. Кабереңне кочып еласам да, Калды мәңге әрнеп йөрәгем. Ш.Маннур

10) Чарасын күрмәү, игътибарга алмау, ни дә эшләмәү. [Зөләйха] Монда сиңа ике генә юл: я башыңны иеп тик каласың, я көрәшеп исемеңне аклыйсың. М.Фәйзи

11) Хәтердә булу, башта, истә, күңелдә саклану. Әмма ул елларда иң хәтердә калганы, әлбәттә, колхозлашу чоры булгандыр. М.Хәсәнов. Җанда егетне көткән бәхетле көннәр дә әрнү белән катышкан сөю чаткылары гына сибелеп калды. Н.Гыйматдинова

12) Юкка чыккан, югалган нәрсәләрнең калдыгы, эзе сыйфатын алу, нәрсәнедер хәтерләтерлек кисәккә әйләнү. Хәзер инде алар урынына ватылып беткән тау түбәләре генә калган. Н.Вәлитова

13) калмау юкл. форм. Бетү, юкка чыгу. Гасырларга килгән яшьләр китте, Кимсенүләр бетте күңелдә, Һәм калмады авыр моңаюлар, Зур сагышлар йөрәк төбендә. Ш.Маннур

14) Кемнең дә булса эшен, яшәешен дәвам итү, үлгәннән соң, яңа буын килү

15) Файдаланудан, чыгымнардан соң ахыргача бетмәү. Бәлки, табыннарыннан калган каты-котылары авыз суларыңны корыткандыр. М.Хәсәнов // Алдан әзерләп тә файдаланмау, кулланмау. Былтырдан калган әзер кармак бар икән, шуны алдым да кая басканымны белмичә малайлар янына чаптым. Г.Ибраһимов

16) з.-сыз Эшнең төгәлләнүе, мәсьәләнең хәл ителүе өчен, нәрсә дә булса эшләргә кирәк булу, тиеш булу, шул эштән генә тору. Тәртип. Үтешли капкаларга гына аласы калды. З.Фәйзуллин

17) Билгеле бер чиккә, урынга, моментка кадәр нинди дә булса зурлык тәшкил итү. [Карт:] – Ямансазга моннан тугыз гына чакрым калды, – дип сөйләнә-сөйләнә, атын борды. К.Нәҗми. Тамаша башланырга берничә минут кына калды

18) Сайлаганнан аерымлану, бүленеп чыгу, аерылу. Без калырбыз намуссызлар, кыюсызлар, телсезләр, Дошмансызлар һәм дуссызлар, Көрәшсез, җиңүсезләр. Н.Измайлова

19) Нинди дә булса киемен салганнан соң өлешчә яки бөтенләй киемсез булу. Хуҗа да кара хәтфә кәләпүш, озын ак күлмәк, кара камзол, йомшак читектән генә калды. М.Хәсәнов

20) Башка кеше карамагына күчү, милкенә әйләнү, өлешенә тию. Әтидән калган имән бүкән һаман үз вазифасын үти әле. Н.Хәсәнов // Борынгыдан килү, ата-бабадан сакланып дәвам итү. Кара акылым белән аңлавымча, сәүдә – батырлык, тәвәккәллек, тапкырлык сорый торган, Мөхәммәд пәйгамбәрдән калган изге һәм игелекле шөгыльдер ул. М.Хәсәнов. Фәсхи иптәш килгәнче, совхоз, әти-бабайдан калган юл белән барып, өч басудан котыла алмый иде. Ф.Сәйфи-Казанлы. Хаҗ ул зәмзәм суын тәмләп кайту гына түгел, аның мәҗбүри үтәлергә тиешле, борынгыдан калган үз эчке кануннары бар. Т.Галиуллин

21) Чара, юл, мөмкинлек чикле булу. Әгәр син агаларың котырыгы белән безне ата-ана итми башласаң, алар шикелле башбаштакланып, үзең белгәнчә йөрсәң, безгә кайгыбыздан үләргә генә кала. Ф.Әмирхан. Күп белдекле, акыллы баш булып кыланырга да, качышлы уйнап маташырга да урын калмаган. М.Хәсәнов

22) Мәхрүм булу, нәрсәне дә булса югалту. Ул ачлык елны, ун яшенә чыкканда, өй тулы эне һәм сеңелләре белән ата-анадан ятим калды. Г.Бәширов // Берәр төрле табигый халәтне, табигый сәләтне саклау. Әйтергә генә ансат ул, Миңзаһит Усманович. Ничә ел халык белән эшләп, нервысы калганмыни инде аның. Ф.Садриев

23) Нинди дә булса яман, куркыныч хәлдән котылу. [Шәмсия:] Бичара егет, мине таптатмас өчен, машинасын баганага бәреп ваттырган. Шулай итеп үлемнән калдым. Т.Гыйззәт

24) Яныннан үтеп киткәндә күренеп китү. Анда-санда ялтыр көзге төсле җемелдәшеп калды буалар. Ш.Мөдәррис

25) сөйл. Уенда отылу. Юләр калу. Кәҗә калу

26) Башкаларның артында булу, аларга караганда акрынрак бару. Әмма «йөрәксез айгыр», инде юкәче марилардан да калып, мескен кыяфәтендә сөйрәлә, хуҗасына үзе урынына арбага җигелеп барырга кушадыр кебек тоела башлады. Ф.Яхин

27) Акрынрак эшләү, калышу, вакытында бетерә алмау, иң соңгы булу. Башкалар күптән эшләрен тапшырдылар, ә мин калдым. А.Гыйләҗев

28) Башкалар белән чагыштырганда түбәнрәк булу, тиешле дәрәҗәгә, үсешкә җитмәү. Менә без кем булдык та, син нинди хәлдә калгансың. М.Мәһдиев

29) Берәр төрле транспортка өлгермәү, вакытында килеп җитмәү. Поезддан калу. Самолёттан калу

30) калмау юкл. форм. Юклык формасындагы фигыльләр янында килеп, шул эшнең һичшиксез эшләнәчәген, үтәләчәген белдерә. [Галиябану:] Бүген инде [Хәлил] янына чыкмый калмыйм. М.Фәйзи. Үз сүземне әйтмичә калмыйм

31) калмау юкл. форм. Алдында килгән фигыль белдергән эш белән генә чикләнмәү, тагы нинди дә булса эш башкару. Савытлар аларны механик җәрәхәтләнүләрдән саклап кына калмый, --- вентиляция һәм суынуны җиңеләйтә. Яшелчә һәм җиләк-җимешне саклау, эшкәртү

32) калмау юкл. форм. Тулысынча үтәлү, бар булганны эшләү, бернәрсә дә калдырмау. Бүләкләрне биреп кенә торалар, значоклары да калмый, хәтта медален дә тактылар… Н.Хәсәнов. Чиркәү эчләре, монах хөҗрәләре калмады, хәтта мунча белән ат сараен да җентекләп тикшерделәр. З.Фәтхетдинов

33) Тиешле, булуы мәҗбүри урынга бармау, килмәү. Инде әйтсәм әйтим: берәр көн занятиесеннән дә калырсың. Ф.Садриев

34) Үз вакытында эшләмәү, вакытын кичектерү. [Карлыгач:] Юк, язга калырга ярамый, көздән үк, бәйрәм үткәч үк! Г.Бәширов

35) Чикләнү, мохтаҗлык күрү. Ашау такы-токыга калу

36) Уфтану, үкенү, ачыну мәгънәсен белдерә. Бары да ерак, бәхетле, матур төш кебек сагынып уйларга, сагынып еларга калды. Г.Ибраһимов

37) Нинди дә булса эш-хәлнең булмавын, үтәлмәвен белдерә. Уйнасам, дәресем кала [диде бала]. Г.Тукай

38) Көлке, оят, хурлык һ.б.ш. сүзләр янында килеп, шул хәлгә төшү. [Гыйльми карчык:] Минем кызларым да, улларым да болай хурлыкка калып, акылдан язып ятканнары юк. М.Гафури // Ярдәмгә, тәрбиягә мохтаҗлык кичерү. Шөкер Ходайга, мин үзем алай кеше кулына калырмын дип уйламыйм, калырга язмасын Ходай. Ф.Хөсни

2. ярд. функ. 1) Эш-хәлнең тәмамланмавын, дәвам итүен белдерә. Ринат артыгын дәшмәде. Кызның турыдан чәчкән сүзләренә аптырап, уйланып калды. Н.Хәсәнов

2) Мөмкинлек булу, мөмкинлектән файдаланырга тырышу, файдаланырга өлгерү. Кворум җитмәү аркасында, Татарстан парламенты ничаклы яхшы карарларны кабул итә алмыйча калды. Т.Галиуллин. Ничек инде мин генә ул хикмәтле хәлләрне күрмичә калырга тиеш, ди. М.Хәсәнов

3) Нәрсә дә булса эшләргә өлгерү, эшли алу. Ярый әле Иргали үзе йөгереп килеп хатынын тотып калырга, кочагына алырга өлгерде. М.Хәсәнов. Сибгат абый аны күргәч урыныннан торды, аны абруйлы бер урынга китереп утыртты, мәҗлес бу вак мәшәкатьне сизми калды, чөнки Вафирә үзенең көмеш тавышы белән --- җыр җырлый иде. М.Мәһдиев

4) Эш-хәлнең нәтиҗәсен, сәбәбен белдерә. Ел да болай ишелсә, нигезгә барып җитәргә дә күп сорамас. Тал тамырлары ярга пәрәвездәй ябышып калган. Н.Хәсәнов. Тор әле. Сәйфулла дим, тор! Әткәйләр китә башлар, йоклап кала күрмик. З.Зәйнуллин

5) Нинди дә булса торышка, хәлгә кисәк күчүне белдерә. Ачуы йөзенә бәреп чыккан Мазһар котырган исерек каршында каушап калмады. М.Әмир. Миңа төбәлгән күксел зәңгәр күзләрнең карашыннан мин ничектер югалыбрак калдым. Ә.Еники. Көймә астыннан беренче булып Гази чыкты. Чыкты да хәйран булып катып калды. М.Хәсәнов

6) Эш-хәлнең өлешчә генә, тиз арада башкарылуын белдерә. Габдулла күз кырые белән генә Сәрвинең, сөлгене тотып, өйгә кереп китүен күреп калды. Ә.Фәйзи

7) Нәрсә дә булса эшләүдән баш тартуны, кинәт өзүне белдерә. Карт нәрсәдер әйтергә теләп иреннәрен дерелдәтеп алды, ләкин ярамас сүз әйтермен дип тыелып калды. Н.Хәсәнов

8) Алда эшләнәсе эш, үтәләсе нәрсә булуны аңлата. Ярылмый калган ботаклы кисәкләр шактый җыелган. Н.Хәсәнов. Университетны тәмамлагач, үз-үзеңне илтифатлы тотып, күрсәткән ихтирамга лаек булырга тырышасы гына кала. М.Юныс

9) Үтәлмәгән, башкарылмаган эш өчен үкенүне белдерә. Күз керфекләрем талганчы Карыйсым калган икән. Җыр

3. кала бәйл. мәгъ. 1) Урынны яки вакытны белдергән саннар янында килеп, тулы күләмгә җитмәүне күрсәтә. Ирләр китәргә ярты сәгать кала һәр вагон эченә бәйләме чишелмәгән шинельләр ыргыттылар, икешәр әрҗә консерва куйдылар. З.Зәйнуллин. Өянке бүгенгедәй хәтерли әле: бәйрәмгә ике көн кала, төне буе гарасатлы давыллап, яшенле яңгыр яуды. М.Галиев

2) Тыш, соң, башка. Шуңа күрә Галиәсгар Камалны, Каюм Насыйридан кала, татар милли культурасының тарих җебе барып бәйләнгән төп багана дип атарга туры килә. М.Гали

Кала бару Һаман да арттарак калу, калуын дәвам итү, ерагаю

Кала башлау Калырга тотыну. Бераздан ул үзе дә усалланды, урамнан таш атып үтүчеләргә, тешләрен ыржайтып, ырылдап кала башлады. Г.Гыйльманов

Кала бирү Һичнигә карамастан, элекке рәвешен, хәлен, торышын үзгәртмәү, элеккечә калуын дәвам итү. Кол Гали поэмасы, үзенең чагыштырмача архаиклыгына карамастан, татарлар арасында иң популяр --- әсәр булып кала бирә. М.Госманов. Микәй аның саен кымшанмады, моңарчы ничек торган булса, шул хәлендә кала бирде. Р.Мөхәммәдиев. Дүрт елда ике тапкыр яңа толь япсалар да, уңмадылар, әллә тольнең начары туры килде, әллә япканда тишкәләнде шунда, астарлык тактага яңгыр саркый торган урыннар кала бирде. М.Хуҗин

Кала килү Электән үк кичектерелә барып калу, туктаусыз чигерә барып калдыру

Калып бару 1) к. кала бару

2) күч.Аз-азлап, акрынлап нинди дә булса торышка күчү, хәлгә төшү. Кыенлыкка калып бара көннәребез, Зынҗыр берлән беркетелде телләребез, Аһ-ваһ илә үтәдер һәм төннәребез. Ш.Мөхәммәдев

Калып бетү Бөтенләй, тулысы белән нинди дә булса халәттә калу; тәмам калу. Моңарчы да, аларның ризалыкларын алабыз дип, кара җәяүгә калып беттек инде. Г.Камал

Калып тору Вакытлыча калу, әлегә калдырылу. Милиционер, бәйрәм көн булмаса, штраф чәпи идем, ярый, бу юлга калып торсын, миннән булсын яхшылык дигәндәй елмаеп бармак янады. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә