КАЛТЫРЧА и. 1) Киндер, тула сугу өчен шүрегә җеп чорный торган корал; русчасы: сучило. Сәке астыннан калтырчасын алып шүре ясады; тырупчага чолгаган мамык җепләрен рәтләде. М.Гали. Калтырчалар шыгыр-шыгыр җырлап, Җеп чорныйлар курай шүрегә. Ш.Маннур. Калтырчага шүре киертү 2) күч. Искергән, тузган, җимерелү дәрәҗәсенә җиткән техника турында, иске-москы машина. – Теге «жен калтырчасы» [иске мотоцикл] чыккан инде, – дип сукранып калалар иде карчыклар. Ф.Яруллин |