КАЛТЫРА’У I ф. 1. 1) Тәндә кабатланулы еш-еш, вак-вак хәрәкәтләр барлыкка килү, дер-дер селкенү, дерелдәү. Әле аңа күнегеп җитешмәгән, шул суык үзәккә үтеп, тәннәр дер-дер калтырый, тешләр шак-шок бәрелә. Г.Ибраһимов. Сандыктан төргәк-төргәк кәгазь акчалар алып, өстәлгә куя башлый, куллары калтырый, күзләре акайган. А.Әхмәт. Иргали күкрәгенә капланган Гөлнисаның үксеп-үксеп елаудан бары тик җилкәләре генә калтырый иде. М.Хәсәнов 2) Тирбәлеп, дерелдәп, селкенеп тору; вибрацияләү. Каршыдагы өянке, урам, өйләр йөзтүбән әйләнеп, керфекләре арасында калтырый башлады. М.Галиев. Я станок калтырый, я [кискеч]. Я деталь белән [кискеч] икесе бергә калтырый. Г.Әпсәләмов. Ул арада вибраторлар да эшкә тотына, җир чып-чынлап калтырый башлый. Ә.Баян 3) Ритмсыз, тигезсез тибү (йөрәк) 4) Нык курку, куркыну. Аллага сыгынып, җанын учка тотып, Калтырыйдыр «исме әгъзам»нар укып… Ш.Бабич. Аның янына кергән чакта, елан янына кергән кебек дер калтырап керәләр иде. И.Гази. Джо агай Фрицны якасыннан эләктерсә, калтырарсың да. Т.Әйди 5) Тигезсез, өзек-өзек булып ишетелү, өзелеп-өзелеп яңгырау. Тавышы бераз калтырый --- иде. Г.Ибраһимов. Киленнең зур ачылган, очкынланган күзләре, гарьләнеп калтыраган газаплы тавышы карчыкны айныта төште. Г.Бәширов 2. калтырап рәв. мәгъ. Бөтен барлыгы белән кайгыртып, бик нык кадерләп ◊ Калтырап тору 1) Артык саранлык күрсәтеп, бик нык саклап тоту, аз гына да әрәм-шәрәм итмәү; 2) Нык курку, хәвефләнү. Тагы шуны кара, без остазлар алдында калтырап тора идек. Г.Ибраһимов Калтырап алу Аз гына, кыска вакытка калтырау. Очкыч кинәт калтырап алды. Автопилот көйлиләр дип уйладым. М.Юныс Калтырап бетү Тәмам, бөтенләй, бик каты калтырау. – Алтыны бармы, көмешеме – үзең карарсың, битенә кершәнне үзең як, иннекне үзең сөрт, сөрмәне үзең тарт, югыйсә, каушап, калтырап бетәр, елый күрмәсен, уен-көлке сөйлә, – диде. Г.Ибраһимов Калтырап китү Кинәт калтырый башлау. Фатыйманың да тавышы калтырап китте. И.Гази. Минем тез буыннарым җиңелчә генә калтырап киттеләр, алар әллә ничек кенә, бик аз гына исергәннәр шикелле иде. Ф.Әмирхан. – Хуш инде, Хәмидә, без китәбез, – дип, Гариф аның кулын кыскан вакытта, ул калтырап китте, агарды, әллә нәрсә әйтергә теләде, тагы туктады. М.Гафури. Карчыкның зәңгәр тамырлар бүртеп чыккан куллары калтырап китә. С.Рафиков Калтырап кую Кинәт, дерт итеп, бер тапкыр калтырау. Шул эчке карары астында аның түбәнге ирене дерелдәп, бармаклары калтырап куйдылар. Г.Ибраһимов. Шушы тынлык уртасында кинәт чатыр-чотыр итеп күк күкрәде, агачлар калтырап куйды. И.Гази. Дөм караңгы төн, туплар гөрселди, офыкта утлар елдырымы чагылып китә, ә җирнең калтырап куйганын аяк табаннары гына сизә. Х.Камалов Калтырап тору Бертуктаусыз калтырау. --- йомшак карлар дер-дер итеп калтырап торалар. Ә.Ерикәй. Аның бик кечкенә тәрәзәсеннән күренгән яктылыкның шул куе караңгылык эчендә «бетәм-бетәм» дигән төсле калтырап торуы ул --- күренешнең биргән авыр тәэсирен дәхи арттырмактадыр. Г.Ибраһимов Калтырап төшү Үз-үзен югалтырлык дәрәҗәдә курку алу, каушап, югалып калу. – Син шуңа калтырап төштеңме, – диде Гафият, чырае киткән Гапсаттарга мыскыллы карап. И.Гази. – Менә бит, Ходаем, менә бит... – дип, үзалдына сөйләнә башлады калтырап төшкән Рәисә карчык. Г.Мирһади. Мактанчык чыпчык куркуыннан калтырап төште, сүзен дә әйтә алмады. А.Алиш Калтырап чыгу Өзек-өзек ишетелү. Вәсилә хәзер үзе күренми, бары тик калтырап чыккан тавышын гына ишетәм. Ф.Хөсни Калтырый башлау Калтырарга тотыну. Куркыныч узгач кына, аларның аяк-куллары калтырый башлады. З.Тимергалиев. Аның бөтен тәне дер-дер калтырый башлады. Г.Исхакый |