КАЛТЫРАТУ ф. 1) Калтырау дәрәҗәсенә җиткерү. Йөрерләр чана җигеп, чалулатып, салкыннан иреннәрен калтыратып. М.Гафури. Хатны укып бетергәндә, Бибисара апаның бөтен тәнен ачу бизгәге калтырата иде инде. Г.Минский // Дер-дер килү, өзек-өзек чыгу. Өзек-өзек калтыратып сызгырды. К.Нәҗми. Башын аска иде, аскы иренен калтыратып салындырды. А.Шамов 2) з.-сыз Ниндидер тышкы сәбәпләрдән калтырау барлыкка килү. Үзең саташасың, үзеңне бизгәк калтырата. Г.Гобәй. Менә шул тискәрелек аның кәефен кыра, аны эчтән калтырата иде. А.Шамов 3) күч. Куркыту, курку хәленә төшерү, куркуга салу. Елмайсаң да калтыратты никтер: «Сау булыгыз, киттем!» – диюең. Ф.Кәрим. Дошманны калтырату Калтырата башлау Калтыратырга тотыну. Кояш яктыртканда сизелмәгән суык, аяк-кул бармакларын чымырдатып, тагын да югарырак үрмәләде, аннары, эчкә үк үтеп, бөтен тәнне калтырата башлады. Г.Әдһәм Калтырата төшү Бераз гына калтырату. Ул үзе дә озын көйләргә шактый матур, моңлы итеп җырлый иде. Гадәттә, аягүрә басып, тавышын аз гына калтырата төшеп сузып җибәрә иде... З.Низаметдинов Калтыратып алу Бераз, берникадәр калтырату. Ыргып-ярсып искән көзге ачы җил үзенекен итте: Газины чынлап торып дерелдәтеп, калтыратып алды. М.Хәсәнов. Тәне буйлап салкын йөгерде, калтыратып алды. М.Хәсәнов Калтыратып бетерү Тәмам, бик нык калтырату, калтырату дәрәҗәсенә җитү Калтыратып җибәрү Бераз, аз гына калтырата башлау Калтыратып кую Кинәт, аз вакытка калтырату |