КАЛТЫРАНУ ф. 1) Өзек-өзек калтырап чыгу. Крестьяннарның күзләре һәр яктан үзенә текәлгән килеш, шуны йөрәге белән сизгән көенчә, кендекне яңадан әйләндереп карады, тагын кулына алды, баягы сүзен тагы шундый ук калтыранган тавыш белән кабатлады. Г.Ибраһимов. Минем тавыш калтыранды, үземә ят булып тоелды. Ә.Айдар 2) Кеше, җанлы әйберләр дер-дер килү, селкенеп, калтырап тору (эчке кичерешләрдән, куркудан, җилдән, туңудан һ.б.). Уйламаган, көтелмәгән бу шатлыктан яшьләнгән күзләр бер-берсенә туп-туры тегәлделәр, куллар калтырандылар, бу зур шатлыкны аңлатырга телләр әйләнми башлады. М.Гали. Кочаклады мине калтыранып, маңгаема иренен тигезде. Ф.Кәрим. «Ах, әни!» – ди, ләкин яшьләренә буыла һәм сүзсез генә, бөтен тәне белән калтыранып елый, елый да елый. Ә.Еники 3) Физик тәэсирдән җансыз әйберләр селкенеп тору, калтырау. Самавыр пар бөркеп калтыранырга тотынды, казанда шулпа гөбердәп тавыш бирде, бүлмәгә тавык ите исе таралды. А.Гыйләҗев Калтырана башлау Калтыранырга тотыну. Бала куркуыннан акрын гына калтырана башлады. Ә.Еники. Бала калтырана башласа, аны әйбәтләп төреп яткырырга кирәк. Кызыл таң Калтырана бирү Калтырануын дәвам итү. Шаһвәлиев калтырана биреп көлде, бөтенләй уен эченә чумып, яңадан фронтны бераз төзәтү чарасын күрде. Г.Ибраһимов Калтыранып алу Бераз, берникадәр, аз гына вакыт калтырану. Баштан салкын су сипкән төсле калтыранып алдым, йөрәгем жуу итте, аңымны җуйгандай булдым. Г.Минский. Ниһаять, Хәлимнең күз кабаклары калтыранып алдылар да киң ачылып киттеләр. Г.Гыйльманов. Газ биргәч, мотор гайрәтләнебрәк эшли башлады, трактор калтыранып алды, аннары --- акрын гына, теләр-теләмәс кенә алга таба китте. Г.Кашапов Калтыранып бетү Бик каты, бик көчле калтырану, калтырану дәрәҗәсенә җитү. Калтыранып бетеп, иреннәрен ике якка аерды. Г.Ибраһимов Калтыранып китү Көчле тәэсирдән кинәт калтырана башлау. Нуруллин кинәт, нәрсәдер сизенгән, нәрсәдер төшенгән шикелле, калтыранып китте. А.Шамов. Шул вакыт тавышы калтыранып китеп, күз яшьләрен чак-чак кына тыеп калды. И.Гази. Ләкин кинәт тавышы өзелде, бөгелеп төште һәм иңбашлары калтыранып китте. Ә.Еники Калтыранып кую Кисәк, бер тапкыр калтырану хәрәкәте ясау. Кысык күзле, тар маңгайлы кешенең тәне ялгыш электр тогына кагылгандагы кебек калтыранып куйды. Г.Гобәй. --- тик усак кына әллә нигә бер калтыранып куя. И.Гази. Йөрәге нидәндер курыккандай кинәт калтыранып куйды. Г.Бәширов Калтыранып тору Бертуктаусыз калтырану, әле, хәзер, күз алдында калтырану. Баскан җирендә калтыранып торган чагында, Насрыйга бик кызганыч кыяфәттә күренде. Ш.Камал. Калтыранып торган йолдызларга карап, төнге тавышларны тыңлап, уйланып ятты. И.Гази |