КАЛТЫРАВЫК с. 1. 1) Калтырап тора торган. Калтыравык чәчәкнең тәлгәшләре бик матур була. Робинзон эзләреннән. Чөнки моның [Сәхиянең] мотоциклы кебек төтенле, тавышлы калтыравык мотоцикл авылда юк иде. Ф.Яруллин 2) Калтырап, өзек-өзек кенә ишетелгән. Фәтхи бизгәкле кеше шикелле калтыравык тавыш белән [җырлап җибәрде]. Ш.Камал 2. и. мәгъ. диал. Койка |