КАЛКЫТУ ф. 1) Аз гына югарыга, өскә күтәрү. Юлның уң ягында, яшел сыртын калкытып, озын тау сузылып ята. И.Гази. Абау, кеше кебек йөрмәс бу урманчы хатыны дип, такта белән бүленгән яктан хат ташучы Әлфинур баш калкытты. Н.Гыйматдинова 2) Яткан, егылган, иелгән хәленнән торгызу, турайту. Җиргә сыенган үләннәр, чәчәкләр чыклы башларын калкытып турайдылар. И.Гази. Шул авыр тамчылар аңар башын калкытырга, торырга ирек бирмәде. Р.Мөхәммәдиев 3) Чыгынтылы, калку итеп, күпертеп эшләү. Кабер ташларындагы язмаларны калкытып язу 4) күч. Көч-куәтен арттыру, көчәйтү, көчлегә әйләндерү. Бөтен рухы алманнарны калкыту, ара дәүләтен көчәйтүгә юнәлгән. Т.Әйди Калкыта башлау Калкытырга тотыну. Көннәр салкынайту белән, ОРЗ, ОРВИ, грипп кебек авырулар баш калкыта башлый. Кызыл таң Калкыта төшү Тагы да бераз калкыту. Туман тархан Салчак алыпның сүзен тыңлап тормады, башын калкыта төшеп, үзенең боерыгын белдерде. Н.Фәттах Калкытып кую 1) Калкынган торыш бирү һәм шул торышта калдыру 2) Сирәк-сирәк, вакыт-вакыт калкыту; калкынган хәрәкәт ясау. «Бу көннәрне дә күрәсе бар икән» дигән уй туса, икенче яктан: «Инде кая барырга?» дигән сорау да башын калкытып куя иде. М.Хәсәнов. Баш калкытып куйды Нуриман карт, Гүя эчте Әбелхәят суын… Ф.Яруллин 3) күч. Игътибарны юнәлтү, калку итеп сурәтләү. Урыны-урыны белән тормышның матур нокталарын калкытып куя. Ф.Әмирхан |