КАЛКЫНУ ф. 1) Яткан, утырган җиреннән аз гына кузгалып күтәрелү, калку. Гөрләвек дулкыннар арасында зирәк кош кебек оча-калка килгән көймә, калкынып ук, көтеп торган халык алдына килеп, көчле бер дулкын селтәве белән кырыйга үрләшеп, шып итеп туктады. Ш.Камал. Шулвакыт якындагы бер кабер балчыгын шабыр-шабыр як-якка коеп, эчтән нәрсәдер калкына башлады. З.Фәйзуллин

2) Тору, аякка басу. Учак янындагылар шунда ук калкындылар. Э.Касыймов. Менә ул, нидер яңа бернәрсә исенә төшкәндәй кинәт калкынып, Айсылуга таба үрелде. Г.Бәширов. Егет бар буена калкынып басты. Н.Гыйматдинова. Мәрфуга җиңги, гайрәт орып, урыннан калкынды. М.Шабай

3) күч. Үсү, зураю. Бераз калкынып егет була башлауга, кешегә ялланып урман кисте, ындыр сукты, печән чапты. И.Гази. Малайлар да җирдән калкыналар: олысы ярый хәзер тырмага. Ш.Маннур. [Айсылу апа] Азатның инде гәүдәгә шактый калкынган булуын искә алып кына [кочаклау] ниятеннән кире кайтты. Р.Мөхәммәдиев

4) күч. Гамьсез халәттән чыгу, хәрәкәткә килү

5) сөйл. Күренү, күзгә чалыну, күз алдында булу, тирәсендә буталу

Калкына башлау Калкынырга тотыну. Авылларны коллективлаштыру турындагы сүзләр калкына башлауга, мал-туарын әкренләп бетерде. С.Зыялы. Әйе, ята иде, чөнки чак кына калкына башласа, аны җил, сукмактан кубарып, үзе белән әллә кайларга алып китәр төсле иде. Г.Гыйльманов

Калкына бирү Бераз, берникадәр калкыну. Бөтен торышыннан һәм калкына биреп кычкыруыннан аның сугышны күңелле эш итеп санавы сизелеп тора. Ә.Еники

Калкына төшү Тагы да бераз калкыну. --- янәшәсеннән «өч төрле җаваплылыкны күтәргән» мандатлы вәкил атлап бара икән ләбаса. Ияк тә калкына төште, гәүдә офицерныкыннан да болайрак. Р.Мөхәммәдиев

Калкынып алу Азга гына, кыска вакытка калкыну. --- урман аръягындагы ак юллар һәм шул юлларның очындагы ак кыялар турындагы ак хыял аның [Микәйнең] хәтерендә янә калкынып алды. Р.Мөхәммәдиев

Калкынып китү Кинәт калкыну. Аннары йокысыннан уянган сыман калкынып китә дә берүзе бөтен өйне тутырып, тагын шул ук тал тирәкле су буйларын сузарга тотына. Г.Бәширов. Гәүдәгә нык кына калкынып киткән Азатка да күз кыстылар хәтта. Р.Мөхәммәдиев

Калкынып кую Кинәт, искәрмәстән калкыну. Куркып уянган кеше кебек, кинәт калкынып куя. И.Гази. Ярым йомык күзләренең ара-тирә калкынып куюы тәнендәге чыкмаган җанга ишарәләп торса да, бу көннәрдә ул тере мәет хәлендә яшәде. Г.Гыйльманов

Калкынып тору 1) Әле, хәзер, сөйләгән мәлдә калкынган булу. Бераз узыбрак машина туктаган, аның кабинасыннан бер баш калкынып тора. Г.Гыйльманов

2) Һәрвакыт күз алдында булу, күтәрелеп тору. Сыек томан сыман зәңгәрләнеп торган су белән чолганган эреле-ваклы йортлар, агачлар, урыны-урыны белән калкынып торган торбалар белән чуарланган матур шәһәр панорамасы пәйда булды. З.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә