КАЛКУЛЫК и. 1) Җир өслегендә күтәрелеп, калку булып торган урын, биеклек. Без гүя ефәк чатыр эчендә, махсус безнең өчен генә эшләнгән яшел келәм белән капланган калкулык өстендә. Ә.Еники. Авыл яныннан башланып, калкулыкның уң ягыннан узып киткән үзәнне ул бик җентекләп ике мәртәбә карап чыкты. А.Шамов. Калкулыктан үзәнлеккә төшкәч, тирә-юньдә күптән инде көз хакимлек итүе үзен аеруча нык сиздерде. М.Хәсәнов. Батальон килеп төшкән урыннан бер-ике чакрымдагы калкулыкта каен урманы бар иде. Г.Ахунов 2) геогр. Диңгез өсте тигезлегеннән 200 м дан алып 500 м гача биеклектә булган тигезлек. Урта Рус калкулыгы. Идел буе калкулыгы |