КАЛКУ II с. 1. 1) Тирә-юньдәге әйберләр белән чагыштырганда калкып, өскә күтәрелеп торган, биек. Әмма ләкин калку җирләрдә бөтенләй кибеп бара, хәтта тузаннар да очкалый. Ш.Камал. Калку басулардан борыннарга аңкый җир исе. Ш.Маннур. Калку урын булганлыктан, аннан бик ерак җирләр күренә. М.Гали 2) Чыгынкы, кабарынкы. --- гүя сугыш кырындагы күкрәүләрне тыңлагандай, башын иеп җиргә текәлде, калку маңгаена җыерчыклар чыкты. Г.Бәширов. Бер күтәрелеп, бер төшеп сулый торган калку күкрәгеннән агып чыккан үтә саф тавышның кеше тавышы булуына ышанасы килми. М.Әмир 3) Озын, зур, биек. Томрап торган кара күзле, кара туткыллы, бүгенге күк тора күз алдында, Мараттан ул калку буй-сынлы. Н.Исәнбәт. Уртачадан бераз калкурак, ыспай гына киенеп йөри торган егет. Ә.Фәйзи 2. и. мәгъ. Калкулык, биек урын. Шаһны шул мөдһиш сарайга керттеләр, бер тәхет күк калкуга утырттылар. Ш.Бабич. Һәр үзәнсу урынына, һәр калкуына кадәр җентекләп күздән кичерде. Г.Бәширов. Менә бер калку. Шуннан куе ак төтен чыгып, салкын тыгыз һавада аз гына да җәелмичә, таралмыйча, зур калын багана кебек, туры күккә менеп тора. Г.Ибраһимов 3. рәв. мәгъ. күч. 1) Аеруча басым ясап, ассызыклап, ачык итеп. Кайчак гаҗәпләнеп тә куясың: артист аларны сәхнәдә кабатланмас рәвештә калку итеп гәүдәләндерүгә ничек ирешкән?! Казан утлары 2) Өстен, югары; аерылып, беленеп, күзгә бәрелеп торырлык. Шулай да Риза Фәхреддиннең куәтле сәләте, иҗтимагый, фәнни интересларының әтрафлылыгы, колачы барыннан да калкурак аның тарихи эзләнүләрендә чагылыш тапты. Р.Әмирхан. Әмма бу тормыш гел актан гына тормый шул, ул аклы-каралы, ак янында – кара, каралык янәшәсендә аклык бигрәк тә калку булып күренә. Ф.Бәйрәмова 3) Күпертелеп, арттырып, үзеннән өстәп. Кеше берәр бәхетсезлеккә генә тарсын, шунда ук аның кимчелекләре дә калкурак --- күренә башлый. М.Хәсәнов |