КАЛКУ I ф. 1) Яткан, утырган җирдән аякка торып басу, аякка басып күтәрелү; күтәрелү, калкыну. Арба туктауга, бердән бөтен балалар аякка калыкты. Г.Исхакый. Дога тәмам булып аякка калыкканда, өй эче халык белән, бигрәк тә хатыннар белән тулган иде. Г.Ибраһимов. Кашын җыерып, чал сакалы, олы гәүдәсе белән дәү булып, Айтуган калыкты. Г.Бәширов 2) Югарыга, үргә менү, берәр әйбер өстенә менеп басу, башкалардан биек булып күренү. Зур борынлы, ямьсез, бакыр күзле исерек майор өскә калыкты. М.Җәлил. Иске тужуркалы ярлы шәкерт, күзләрендә ут уйнатып, сикереп тәрәзә төбенә калыкты да ачы, кискен, кызганыч тавыш белән кычкырып җибәрде. Г.Ибраһимов. Монда калка металл вышкалары һәм торбалар җирдән сузыла. Ш.Маннур 3) Җир асты юлларыннан өскә күтәрелү, килеп чыгу. Алар метроның бер юлыннан икенчесенә күчә-күчә барып, Фридрихштрассе станциясендә җир өстенә калыктылар. Т.Әйди. --- ояларына чиләк белән су салуга, тычканнар тончыга-тончыга өскә калыктылар. Г.Гобәй 4) Кабарып беленеп тору, бәреп, өскә күпереп чыгу; өслектә калку булып күренү. Тамак авырта, муенга бизләр калыккан. Ш.Камал. Одеал астыннан калкып, беленеп торган күкрәге бер күтәрелә, бер төшә. А.Шамов. --- кан тамырлары бүртеп өскә калыккан. Г.Гыйльманов. Ул, буыннары калкып чыгып торган бармаклары белән теземә орынып, күзләрен рәсемгә юнәлтте. А.Шамов. Күбесенең эчләре суырылып, иңбашлары таяк башыдай калкып, кабыргалары сырланып тора. Ә.Еники 5) Яткан, егылган, ауган хәленнән күтәрелү, торып басу, кабару. Әнә аның аягы эзендә үләннәр дә калкып өлгермәгәннәр. Г.Бәширов. Ул төнге кунак иптәшенең яңгырлы, суык җилдә күгәргән иреннәренә, күшегүдән вак сары йон калыккан карарак шадра йөзенә карады. Г.Ибраһимов 6) Сыеклык эчендә батмыйча, өстә йөзеп йөрү. Әртил дә әртил сал салладык, сал салладык суда калкыр дип. Н.Исәнбәт // Су төбеннән өскә күтәрелү. Вакыт-вакыт бу сунарчы кошлар яшен тизлегендә дулкыннар арасына ташлана һәм, кыю чумып, өскәрәк калыккан балыкларны эләктерергә тырыша. Т.Әйди. --- тыны тәмам беткәч, пух итеп өскә калыкты. Ф.Садриев. Иделгә төшкән камка Бер бата да бер калка. Ш.Галиев 7) Эчтән, астан, катлам аша бәреп чыгу. Гимнастёркалары манма су булган, иңбашларына тир тозы калыккан, яңаклары буйлап кара тир агып төшкән. Ә.Еники. Киң маңгаена калыккан тирләрен яулык белән сөртте. Г.Ибраһимов 8) Кубу, күтәрелү. Пожар балкыр, утлы тайфун калкыр. Ә.Ерикәй 9) Үсү, сузаеп, зураеп китү, озынлыкка күтәрелү. [Игеннәр] --- башакланып өскә калыктылар. М.Җәлил. Бар тереклек җирдә калыккан күк, яшәү алып кояш нурыннан. Ә.Исхак. Тизрәк май ае җитсен иде дә, ташландык басуларда кәҗә сакалы, кукы, йөннекәй, чыпчык, күгәрчен күзләре кебек үләннәр калыксын иде. Р.Хисмәтуллин. Яшел келәм булып калка чирәм. З.Маннур 10) Офыктан күтәрелү, күренү (күк җисемнәренә карата). Таң йолдызы калыкмаган әле. Г.Әпсәләмов. Ул арада күктә йолдызлар калка, үзәннәрнең һавасы салкыная башлый. Г.Бәширов. Тиздән тонык кына ай калыкты. З.Фәтхетдинов. Ул офык артында көрәшә-көрәшә озын юл үтә, көн дә иртән калка торган урынына килә һәм Кара Төнне тагын куып җибәрә. Р.Фәизов 11) Пәйда булу, күз алдына кисәк килеп басу. Чокыр Хәбипнең ялчысы, кулына чыбыркы тотып, бусагада калыкты. Г.Ибраһимов 12) күч. Алга китү, алдынгылыкка ирешү, үсү, күтәрелү. Татар нигә һаман кодрәтле бер даһины тудыра алмый соң? Нигә ул калкыр өчен һаман оеша алмый? Т.Әйди 13) күч. Барлыкка килү, килеп чыгу, күренү. Тәрәзә ватылып, алдымда ак, карлы урам калыккач, йөземә җан иясе кебек тере җил килеп бәрелгәч, йөрәккә көч кергән иде. С.Хафизов. Мулланың йөзенә тиз арада тагы ачу калыкты. Г.Ибраһимов 14) күч. Булып үткән хәлләр, вакыйгалар хәтердә яңару ◊ Калкып чыгу 1) Кинәт, көтмәгәндә барлыкка килү, пәйда булу. Сивашка әйләнеп карамакчы булып борыла гына башлаган иде, куаклар арасыннан тавышсыз-тынсыз зур гына бер папаха калкып чыкты. Г.Бәширов. Алдыбызда дүрт-биш метрлар чамасы биеклектәге кызыллы-каралы балчык өеме калкып чыкты. Р.Ишморат. Аның урынына алты почмаклы яңа йорт калкып чыккан. Р.Мөхәммәдиев. Хәлим ---, ничек юкка чыккан булса, шулай ук кинәт кенә каяндыр калкып чыккан Аккүзне ияртеп, урман караңгылыгына кереп китте. Г.Гыйльманов; 2) Күптән онытылган әйберләр кабат әйләнеп кайту, кабат искә төшү. Күңелнең ерак почмагыннан берничә минутка гына калкып чыгып, тойгыларны нечкәртеп җибәргән икенче дөнья тагын үз почмагына кереп посты. Г.Гази. Хәзер тарихның иң тирән катлавы эченнән тормыш өстенә калкып чыкты. К.Нәҗми. Шулай итеп, йомгаклап әйткәндә, бер яманның яхшы ягы да калкып чыкты. Р.Рахмани Калка башлау Калкырга тотыну. Шәһәребез урамнарында кар һәм боз фигуралар калка башлады. Нократ. Бераздан, җирдән үсеп чыккандай, мәчет ае, манарасы калка башлый. Мәгариф Калка бирү Бераз, берникадәр калку. Күкрәгенең нәкъ астына куйды, калка биреп яткан җиреннән. Ш.Маннур Калкып алу Кыска вакытка, азга гына калку. --- әле берничә минут элек кенә күңелдә калкып алган сәер уйлардан оялып куясың. Г.Гыйльманов Калкып җитү Ахырга кадәр, тәмам калку, калкырга өлгерү. Ул уянып киткән чакта, йолдызлар сүнгән, Идел өсте яктырган, ә кояш әле калкып җитмәгән иде. И.Гази Калкып калу Ниндидер сәбәптән соң, нәрсәдер нәтиҗәсендә калку һәм шул халәтне саклау. Авылдан чыгып, ябык сыер сырты кебек калкып калган тиресле юл буенча чабып барганда, Хәлим кинәт туктады… И.Гази Калкып килү 1) Аз-азлап, акрынлап калку, яңа күренә башлау. Бөек кояшның җир астыннан калкып килүен күреп, тезмәдәге кораллы ирләр, изге бер тынлык белән, көнчыгышка таба борылдылар. Н.Фәттах 2) Үсә башлау, бераз калкыну Калкып кую Кисәк калку. Габделхәйнең күңелендә яшь бабасына карата кызгану һәм әрнү хисе калкып куйды. Н.Фәттах Калкып тору Калыккан хәлдә булу, күзгә бәрелеп, ачык күренеп тору. Еракта, дулкыннар арасында, бер югалып, бер калкып торган көймә һаман да бер урында төсле күренә. Ш.Камал. Ике яктан да Әстерхан чикләвеге хәтле бизләре калкып тора. К.Нәҗми. Юл аркылы икеме-өчме катлы гүзәл бер ак бина калкып тора. Урта гасырлар стилендә салынган. М.Мәһдиев Калкып утыру Ерактан ук, ап-ачык булып күренү. Тау өстендә, уртада, юан-юан карагай бүрәнәләрдән өеп мендерелгән сигез почмаклы бура --- калкып утыра иде. Н.Фәттах |