КАЛКА’НСЫМАН с. Формасы белән калканны хәтерләтә торган, шуңа охшаш. Әнвәр, пациенттан бушап торган арада, кайчандыр калкансыман биз авыруына каршы көрәшү өчен оештырыла башлаган, ләкин күптән ишегенә йозак эленгән лаборатория бүлмәсенә керде. Ә.Сәйфетдинов. Калкансыман кимерчәк йотканда өскә күтәрелә, аннары кире үз урынына кайта. Биология |