КАЛКАН и. 1) Борынгы гаскәриләрнең гәүдәсен ук, кылыч, сөңге кебек салкын кораллар тиюдән саклау өчен, тире, такта һ.б.ш.дан эшләнгән сугыш кирәк-ярагы. Җик, кылыч һәм калканын тотып, батырны көтеп кала. М.Җәлил. Калкан гадәттә иң каты корычтан эшләнә. Ф.Яруллин 2) күч. Саклагыч, саклаучы. Теге калкан була торган дога һәм сүрәләрне укыдылар. М.Гафури. Бәхетле гаилә тормышының калын өресе астында, үзенең эсселеген, кайнарлыгын яшергән, саклаган аның йөрәк уты шул көзге җилнең искәртмәстән исүе берлә пәрдәсез, калкансыз калды. Г.Исхакый. Күкрәгеңне миңа калкан итеп илткән идең алгы кырыйга. Ш.Маннур 3) күч. Яңак сөяге (эре сөякле, чыгынкы яңаклы йөз тур.). Куе кашлы, эре яңак калканнары күпереп торган кара тутлы йөзендә көчләр генә түгел, ихтыяр да җитәрлек икәнен сиземләү кыен түгел иде. М.Хәсәнов |