КАЛКАВЫЧ и. 1. 1) Кармак җебенә яки ятьмәгә беркетелгән, су өстендә йөзеп йөри, батып китсә балык кабуны аңлата торган бөке. Чыннан да, минем калкавыч күренми, суга чумган иде. А.Әхмәт. Бераздан соң бер батып, бер калкып уйнаган кармак калкавычы рәвешендә генә күренә башлады. Ш.Камал. Баштарак калкавычтан күземне алмыйча утырсам да һәм берничә тапкыр кармакны кинәт күтәреп җибәрсәм дә, балык җимне ашап, су төбендә кала бирде. Ә.Еники 2) тех. Төрле механизмнарда сыеклыкны бер кимәлдә тотуны күзәтү өчен хезмәт иткән корылманың хәрәкәт итә торган өлеше. Су башнясы калкавычы 2. с. мәгъ. Су өстендә батмыйча, калкып тора торган. Караңгы күктә тонык йолдызлар калыкты, су өстендә калкавыч маяклар кабынды. С.Сабиров ◊ Калкавычы батмау Хәйләсе барып чыкмау, хәйләсенә капмау |