КАЛИБР и. фр. махс. 1) Ату коралы көпшәсенең диаметры. Мин вак калибрлыдан яхшы атам. Г.Гобәй. Шуның артыннан эре калибрлы пулемётларның такылдаганы ишетелде. Ә.Айдар. Авыл уртасындагы казармадан үлем сиптерүче эре калибрлы пулемёт түбәсендә ялкын бии башлагач кына тынды. З.Фәтхетдинов

2) тех. Күпләп эшләп чыгарыла торган эшләнмәләрнең төрле зурлыгы

3) күч. сөйл. Төрле-төрле зурлыклар, күләм төрләре, формалар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә