КАЛҖАЮ ф. Төзлеген, турылыгын, тигезлеген югалту, бер якка бөгелү, кәкрәю. --- арзанлы буяу белән кат-кат сыланган ишеге калҗаеп, салынып төшкән мунча тыштан караганда бер дә кешене җәлеп итәрлек түгел. Ф.Латыйпов Калҗаеп бетү Тәмам калҗаю. --- [ул] су кырыенда, җиргә иңеп, бүрәнәләре калҗаеп беткән һәм шул калҗайган бүрәнәләрне берничә җирдән терәтеп, кызыл балчык белән сыланган, шалаш шикелле кечкенә бер өйдә тора. М.Гафури Калҗаеп калу Ниндидер сәбәптән калҗайган хәлгә килү. --- нәкышләп, бизәкләп ясалган такталарның буяулары кояш-яңгырдан уңган, аннан да, моннан да калҗаеп калган. Н.Хәсәнов Калҗаеп килү Күзгә күренеп калҗайган торыш ала бару Калҗаеп тору Калҗайган булып күренү; калҗайган хәлдә булу. Безнең офицерларның погоннары да иләмсез, коргаксыган чабата олтырагы сымак калҗаеп тора ---. М.Галиев Калҗая бару Торган саен ныграк калҗаю, акрынлап, аз-азлап калҗаю Калҗая башлау Калҗаерга тотыну Калҗая төшү Бераз калҗаю; тагын да ныграк калҗаю |