КАЛҖАЛЫ с. 1) Калҗаларга бүленгән 2) Итле, кисәк-кисәк ите булган. Ләкин, кая гына барса да, калҗалы пылауны бушка гына ашатмыйлар икән. Г.Кашшаф. Врачларга калҗалы әбәт әзерләгәннәр иде. Анда аларны Мөхетдинов сыйлап йөрде. Х.Камалов 3) күч. Төшемле, файда китерерлек, һәрьяктан уңайлы. Әст-вәст киләләр. «Калҗалырак» детальләр алар ягына ычкына. Н.Хәсәнов |