КАЛҖА и. 1) Кисәкләп туралган пешкән төрле итне (терлек, кош-корт) коштабакка өеп, өстенә суган сибеп, кайнар шулпа салып, табын уртасына куела торган ризык төре. Анда кунакларга калҗа пешә түгелме соң? Г.Минский. Идәш буйларының урамын Яхшы атлар җигеп урадым. Ашагыз, туганнар, и калҗасын, Кулларымны юып турадым. Җыр

2) Шактый зур ит кисәге. [Баһави] тәмләп-тәмләп симез ит калҗаларын ашарга тотынды. А.Расих. Һәркем үзенә майлырак, зуррак калҗа эләктереп калырга теләде. Н.Дәүли. Дорогомилов, кулына агач кашык алып бер калҗа ит кабып җибәргәч, --- ашыкмый гына сүз башлады. Г.Ахунов. Хуш ис аңкыткан калҗалар шау күмердә куырылганда, телләр тик торамы? А.Гыйләҗев

3) күч. Табыш китерә торган эш, төшемле урын; бик уңайлы форсат. Поезд Германия белән Франция арасында җәнҗаллы калҗа булган Эльзас – Лотарингия өлкәсенә таба йөгерә. Г.Гобәй. Хәзер бу майлы калҗаны Малик үз кулына эләктермәкче була. И.Гази. Җае туры килгәндә, минем малайга калҗаның калынрагын бирерсең. М.Маликова

4) Зур табыш, керем, гадәттә шактый җиңел юл белән табылган зур акча. Колхоз кассасына илле мең сумга якын саф табыш керә. Ярыйсы калҗа! Социалистик Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә