КАЛЕНДАРЬ и. лат. 1) Төрле белешмәләр белән берлектә эзлекле тәртиптә елның барлык көннәре исемлеген биргән таблица яки кенәгә

2) Стиль; ел исәбен алып бару ысулы. Җәйне озаткан Симеон көне элек беренче сентябрьдә булган, хәзер яңа календарь буенча – ундүртендә. М.Мәһдиев. Шәрык календаре һәм ырымнары буенча, кабан елында туганнар матурлыкны ярата гына түгел, үзләре дә матур булырга тырыша. Т.Әйди

3) Күк җисемнәре хәрәкәте белән бәйле бер-бер артлы килгән табигать күренешләре нигезендә вакыт арасын исәпләү системасы. Ай календаре. Кояш календаре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә