КАЛЕБ и. гар. Йөрәк, күңел. Калебеңдә ни сер бар, гаян ит, Килеп кичмешләр әхвален бәян ит. Дәрдемәнд. Нишлисең, калебендә ак эз булмагач, Кәкре бармак башта ук төз булмагач. Ш.Бабич. Ерактагы Воронеж ягыннан килеп тимер юлда эшләүче Иван кызы Анна туташ, калебенә иман нуры иңеп, ислам динен кабул итте. Г.Бәширов. Хыянәтсез садә калебле моңлы татар. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә