КАЛДЫРУ ф. 1) Китеп барганда, үзең белән алмау. Алар былтыр Ума Башына җыенга кайтканнар иде, шунда, салып куйган җирендә, бөтилеген онытып калдырган. Г.Камал. Гашыйк абзый кисәк кенә сүзен бетереп өстәл яныннан китте һәм скамьяда калдырган колаклы бүреген сыңар кулы белән башына батырып киде дә урынына утырды. Ә.Еники. Тәрәзә рамына кадаган пәкемне онытып калдыра язганым. Ф.Хөсни 2) Яныннан китеп бару, ераклашу. Урман һәм кырларны, алан һәм болыннарны калдырып, инде өй яки келәт кәрнизендә кыш чыгарга җыенган бу кошлар, гүя, кара каргаларны озатып, үзләре моңаеп калалар, шуңа зык кубалар иде. Г.Хәсәнов 3) Хәрәкәт иткәндә арттан җиткермәү, башкалардан алга чыгу, бөтенесен дә узып, алдан килү. Икенче: ул хәзер Сабан туенда башка атларны икешәр чакрым артта калдырып, гел беренче килерлек булган бер ат – чабышкы тотарга тели. Г.Нигъмәти. Үзән буйлап бераз баргач, Нуруллин иптәшләрен арттарак калдырып үзе алга китте. А.Шамов. Җыйнак гәүдәле ат күрше колхоз чабышкысын, ким дигәндә, дилбегә буе артта калдырган иде. Р.Мөхәммәдиев 4) юкл. форм. Нәрсәне дә булса һәрвакыт үзе белән йөртү, үзе янында тоту. Имеш, ди, «Капитал»ны яныннан калдырмый иде, имеш, Николай патша заманында тоткынга эләксә, шул «Капитал»ны соратып ала, сөргенгә җибәрелсә, култык астына кыстырып китә, ди. Г.Ибраһимов 5) Килеп җитмичә, ара ясап туктау. Сәлим җиде-сигез адым ара калдырып, аның каршысында туктап калды. Г.Гобәй. Беркөнне Миңнулла, Гафият һәм тагын берничә кеше атларын урман буенда калдырдылар да, тездән җепшек кар сөреп, нарат агачлары арасына кереп киттеләр. И.Гази 6) Нәрсә белән булса да өстеннән бастыру, басылып аста калу. Хәзер ул чишмә челтерәми, Җәләй аның кояшта уйнаган нурлы күзен җир катламы астында калдырды. Н.Хәсәнов. Теге Гәрәй әйтә, аларны тактага салып, күмеп калдырырга кирәк, ди. Ш.Камал 7) Килгәнен, булуын белдереп, хәбәр итеп куеп китү; тапшыру өчен бирү. Мин аңа өйдә язу калдырдым. Р.Ишморат. Менә абзагыз сезгә юл садакасы биреп калдырды. Г.Камал 8) Үзеннән соң берәр башка күренешнең, халәтнең барлыкка килүенә сәбәпче булу. Миндә онытылмас бер җәрәхәт калдырдыгыз. М.Гафури. Алар, караңгыланып килә торган һавада кинәт ялтырап, үзләре артыннан куе кара төтен калдырып шартлыйлар. А.Шамов. Ярый әле күзгә-башка тимәде, берданка атуга ярылып китеп, Илдарның уч төбен чәрдәкләде, Фәритнең өске ирененә мәңгелек җөй ясап калдырды. Г.Гобәй 9) Өлеш итеп бүлеп алу, аерып кую, бүлеп алып саклау. Сиңа дип аш калдырган идем. Г.Камал. Получка саен кесәдә икмәклек-тозлык, чәйлек-шикәрлек калдырам. Ф.Хөсни 10) Ниндидер максатка яраклаштырып, сайлап алып калу. Һәр елны нәселгә калдырган бер әтәчен күршесенең усал әтәче талап аптыраткан. Г.Әпсәләмов. Саламны ул [Фәйзи Әхмәтович], әрәм-шәрәм итмичә, көздән үк терлек амбарлары янына кайтарып өйдергән, бәрәңгене дә башкаларга караганда күбрәк калдырган. Г.Ахунов 11) Тәмам юкка чыгармау, бөтенләй, тулысынча бетермәү. Запаста берәр генә граната калдырырга. Ә.Айдар. Разведкадан кайтучыларга кечкенә генә булса да бер өй калдырганнар икән. Г.Бәширов. Бездә җыен йоласы буенча беренче җамаякны калдырырга ярамый дип, Тимербай үзенә бирелгән җамаякны төбенә кадәр эчеп бетерде. М.Гали // юкл. форм. Тулысынча, соңгысына кадәр бетерү, юкка чыгару, юк итү. Авылны, бернәрсәсен калдырмыйча, иң соңгы каралтысына кадәр яндырдылар. А.Шамов. Бер кантарын калдырмыйча тырмала. И.Гази 12) Үзеннән соң кемнеңдер карамагына тапшыру, файдалану өчен бирү, милеккә, мираска хуҗа итү. Бу иске өйне сиңа калдырам, үзем сарайга күчәм. Д.Аппакова. – Бөтенесен сиңа калдырабыз, сиңа ышандырып куябыз, – диделәр. Г.Бәширов. Булган гомерендә халкына хезмәт күрсәтүдән башканы белмәгән, әдәбиятыбызның алтын хәзинәсен тәшкил итәрлек әсәрләр калдырган шәхеснең якты рухы каршында баш ияр өчен туган мөмкинлек иде бу! Э.Шәрифуллина 13) Торышын, хәлен, күренешен, эчтәлеген үзгәртмәү, элекке рәвешен саклау, ничек булган, шул килеш саклау. Без болай гына калдырсак, фермадан файда урынына зыян гына булачак колхозга. Ә.Айдар. Карт, ул мәсьәләне озайтмыйча, шулай гына калдырырга тиеш күреп, башка сүзгә китте. Ш.Камал 14) Нәрсәне дә булса бирмичә, үзенә алып калу, биреп бетермәү. Кысык күзле кеше мылтыкны үзендә калдыру өчен тарткалашып тормады. Г.Гобәй. Югары сорт мехлардан бер тюк үзенә калдырып, аның урынына хлам җибәрткән. Ш.Камал 15) Нәрсәнеңдер хозурында, иркендә калырга мөмкинлек бирү, юл кую, ирек бирү. Әгәр эскертне тычканнар ихтыярына калдырсаң, язга кадәр алар аны турап, тетеп бетерәчәкләр. А.Шамов. Менә ул иң биек агачлар башында соңгы мәртәбә ялкынланды да, бу һәлакәт чокырын караңгылык ихтыярына калдырып, бөтенләй сүнде. Г.Бәширов 16) Нәрсәнеңдер яки кемнеңдер янында, кем беләндер күзгә-күз яки үзе генә япа-ялгыз калуны сорау, калырга мәҗбүр итү. Нәкыя ханым, Ганбәр, сез мине Бәкер абзый белән генә калдырсагыз иде. М.Фәйзи. Тик нәрсә генә тәкъдим итсәк тә, Артыкбикә бездән үзен калдыруыбызны үтенде. М.Әмир 17) Мәхрүм итү; югалту. Шулай ук әнисез дә калдырдылармыни инде сине, кызым. Г.Гобәй. Беребез дә күрмәгән машина өчен зык килеп төн йокысын калдырмасалар, башка эшләре юктыр шул… К.Нәҗми 18) Чакырмау, арасында катнаштырмау. Беркөннәрдә кызлар җыены җыйган, шунда күршедә тора торып, мине утыртып калдырган. Г.Камал 19) Ниндидер максатлардан чыгып тоткарлау, җибәрми алып калу. Нинди юллар табып экспедицияне тагын беразга калдырырга да тагын ун гына метр бораулап карарга! А.Әхмәт. Аны яшерен эшкә калдырганнар булса кирәк. А.Шамов. Сабакны белмәгән өчен әллә нигә бер мәктәп ягарга калдыра икән, аның өчен Хәлимнең бер дә исе китми: ичмасам, бер рәхәтләнеп көлдә бәрәңге пешерә ул. И.Гази // Эш урынында алып калу, эшеннән җибәрмәү. --- хуҗа булып районга кем килсә дә, мине эш урынымда калдырсалар да, китүемне үтенсәләр дә, шуңа хәтле мин мәгариф бүлеген синнән арындырам. Г.Мирһади. Полковник Һайдельне аерым чит ил батальонының командиры итеп калдырырга боерам. Т.Гыйззәт. Гвардия капитаны Шахов, Харрасны санитар итеп минем янымда калдырды. Ә.Айдар 20) сөйл. Класстан класска күчермәү. Мотлакан, сыйныфларында калдырырлар. Ф.Әмирхан. Урыс теленә җитәрлек дәрәҗәдә игътибарлы булмаган укучыларны ул әледән-әле чиреккә, еллыкка «начар» кую белән, икенче елга класста утыртып калдыру белән куркыта. Н.Фәттах 21) Ташлап чыгып китү; дошман кулына бирү. --- йортларын калдырып, казак канаты астына сыгынган ---. Ш.Усманов. Мәскәүне Наполеонга калдырган да, Наполеонны Мәскәүдән куган да без булдык. М.Гафури. Бүген 21 нче октябрьдә безнең гаскәрләр каты сугышлардан соң Харьков шәһәрен калдырдылар. Г.Гобәй 22) Ташлап китү, ярдәменнән, тәрбиясеннән мәхрүм итү. [Сәмигулла абзый] Ерак китмәде китүен, каршы якта иске өен сипләп торгызды да, хатыны белән бишектәге Байтирәген калдырып, биш-алты өй аша гына яшь хатынга йортка керде. М.Галиев. – Әткәй, карт көнемдә ялгызымны калдырдылар дип рәнҗемә, үлсәк, бәхил бул! – диделәр дә, үзләре теләп, кызыл байрак астында фронтка киттеләр. Г.Ибраһимов. Йосыф мирза хатынының кабер ташына алтынсу хәрефләр белән шулай яздырды: «Казан каласыннан Нугай иленә килен булып төшкән Мәхмүт хаҗи кызы, --- игезәкләре Сөен бәк олан белән Сөем тутыйны калдырып, дарелфәнадин дарелбәкагә рихләт итте». Р.Батулла 23) Яннарыннан читкә җибәрмәү, үзләре янында яшәтү. Өлкән балаларны кайтарып булмый инде, төпчегебезне яныбызда калдыру өчен, башлы-күзле итү дәртенә керешә башлау кирәк. Я.Зәнкиев 24) Тиешле урынга бармый калу, тиеш эшне башкармау. Кайтма сабак калдырып дип, анасы күп таяклады, үги ананың чыраларыннан аркасында, беләкләрендә кара янмаган урын аз калды. Г.Ибраһимов. – Моннан соң, улым, дәрес калдырып --- йөрмәссеңдер бит инде?! – дип сорады әнисе. А.Әхмәт. Намаз калдырганга атаңның да бер дә ризалыгы юк. Ф.Әмирхан 25) Шуннан ары узмау, шуның белән чикләнү, артыгына тотынмау. Икесен дә телдә генә калдырдылар. А.Шамов 26) Сөйләгәндә, язганда, вакыйгалар эзлеклелегеннән нәрсәне булса да әйтмәү, төшерү, сикертеп үтү. Нәбир әфәнде сөйләмәгән иде дип, боларны язмый калдырса, һичшиксез, хикәянең бер чите китек булачак. Ә.Фәйзи. Хәмзә байны бер якта калдырып, аның балаларының кыланышларын тәнкыйть итәләр. Ф.Әмирхан. Ахун, халык авызында үзенә каратып сөйләнгән кайбер гайбәтләр белән багланышлы бу эшне бер якка калдырып, сүзне туйлар, никахлар, мәҗлесләр тирәсенә күчерде. Г.Ибраһимов 27) Күтәреп чыкмау, игътибарны юнәлтмәү. 8 нче ротаның солдатлары бу эштә фельдфебельне гаепләп, аны полк штабы аркылы җавапка тарттырырга дип йөрсәләр дә, рота командиры аны яклап, бу нәрсәне басып калдырды. М.Гали 28) Тайпылу, читләтеп үтү. Күзең йомсаң, Бишбалтаны бер якта калдырып, Юдино станциясенә баргандай буласың. Г.Гобәй. Сәлим белән Кәли Акбүзне ияртеп чыктылар да каланча сукмагын сулда калдырып узып китә башладылар. Г.Гобәй 29) Эшнең вакытын икенче срокка күчерү, вакытлыча чигерү. Әхми миннән судта ниләр булганын сораган иде дә, мин, кат-кат сөйләмәс өчен, сез килгәч сөйләргә дип калдырган идем. Г.Камал. Әйтеп үттем бит инде, мине бер елга калдырдылар. А.Шамов 30) Нинди дә булса максатларда арттанрак килүен яки калуын сорау. Ильинны артта андый-мондый хәл була калса дип калдырдым… Ә.Айдар 31) Нидер эшләп яки сөйләп торганда, шул эштән, сүздән туктатуны сораганда, туктатканда кулланыла. Әй, калдыр әле, андый ялтыравыклы әйберләргә кызыкма! Т.Гыйззәт 32) Ниндидер хәлгә дучар итү, берәр хәлгә төшерү. Фазыл бу турыда әйтеп Хәлимне уңайсыз хәлдә калдырасы килмәде. Г.Гобәй. Гали мулланың байлар файдасына гына эшләп килүен бер-бер артлы санап биреп аптырауда калдыра. М.Фәйзи 33) юкл. форм. Нинди дә булса чаралар күреләчәген кисәтү, куркыту, янауны белдерә. Мин әле сине болай гына калдырмам, җиде буыныңа җитәрмен. Г.Камал. Елама, туташ, мин аны – татар кызын, татар милләтен мыскыл итүче жуликны – болай гына калдырмам. Т.Гыйззәт 34) юкл. форм. Барын да эшләү, теләгәнен ахырга кадәр әйтү, ни теләсә, шуны кылану һ.б. аңлата. Кыйммәтле рестораннарга, казиноларга, төнге клубларга йөр, мода күргәзмәләрен, вернисажларны, театр премьераларын калдырма. Р.Мирхәйдәров. --- акылдан язу, җенләнүләрнең берсен дә калдырмый. М.Гали ◊ Калдырып китү Ташлау, мөнәсәбәтләрне өзү. Мин аңардан әллә кайчан киткән булыр идем инде, тик кызым турында уйласам, аңа гомер буе: әтиең юк, яисә әтиең сезне ташлап киткән яки әтиегезне калдырып киткәнсез, дип әйткәннәрен күз алдына китерсәм, йөрәгем бозлана. Ф.Углов Калдыра бару Даими рәвештә бер өлешне аралап аерып калдыру. Моның өчен яхшы нәселле яңа сыерлар сатып алу да кирәкми, моның өчен бары үзебезнең шул күп итле сыерларның бозауларын гына ферма өчен калдыра барырга кирәк. Ә.Еники Калдыра башлау Калдырырга тотыну. Торган саен зирәкләнә баруы белән колыным күрше-күләнне дә гаҗәпкә калдыра башлады. Г.Галиева. Университетта дәресләрен дә калдыра башлады. Мәйдан Калдыра килү к. калдырып килү. Ләкин ни өчендер язарга ашыкмыйм, аны һаман алдагы көнгә калдыра килә идем. М.Әмир. Һәр председатель бу эшне үзеннән соңгы алмашына калдыра килде. Н.Хәсәнов Калдыра төшү Тагы да бераз калдыру Калдырып килү Һәрвакыт, даими калдыру, үтәлү вакытын туктаусыз чигереп тору. Эш менә нәрсәдә, Фәтхи: без синең белән минем күчү турында, миңа лаек эш табу турыларында сөйләшәбез, әмма шактый бер әһәмиятле мәсьәләне ничектер читтә калдырып киләбез. Ш.Камал. Антракт вакытында ничә мәртәбә сөйләргә дип авызымны ачсам да, кайтканда иркенләп аңлатырмын дип, ниятемне озату вакытына калдыра килдем. М.Юныс Калдырып тору Хәзергә, вакытлыча калдыру. Ә инде Биктимер абзыйны кулга алуны калдырып торырга мөмкин. Т.Гыйззәт. Югыйсә аларның барысының да төп эш урыннары бар бит, кем табип, кем журналист ---, ә милләт дигәндә, --- гаиләләрен дә калдырып торып, --- ерак юлга чыгып китәләр. Ф.Бәйрәмова |