КАЛДЫК и. 1. 1) Нинди дә булса эш башкарганнан соң артып калган өлеш. Ревизия өч көн дәвам итте. Барлык точкаларда товар калдыгын исәпкә алдылар. Ә.Еники 2) Җимерелү, ватылу, таркалудан бөтенлеген югалткан кисәкләр. Җил онытканда бер исеп куя, ә өзгәләнгән җилкән калдыклары кебек юка ак болытлар шундый тиз йөзәләр, ай аларга каршы очып бара кебек күренә. Г.Гобәй. Юл буендагы машина калдыклары, унар, уникешәр йортлы кечерәк, күбесе җимерелеп беткән авыллар – барысы да кар астында. Г.Әпсәләмов 3) Тар-мар ителүдән, җиңелүдән исән калган өлеш. Актыгында эшнең болай булып чыкканлыгы аңлашылды: сугышның башындарак генерал Самсонов корпусы Көнчыгыш Пруссиядә тиешеннән артык алга китеп тар-мар ителгәч, аның бик аз гына калдыклары, мең бәла белән чигенеп, үзләренең җаннарын коткаралар. Ш.Камал 4) Нәрсәнеңдер эшкәрткәннән, файдаланганнан соң калган ташландык, яраксыз өлеше. Идәннәр, диваннар, өстәлләр тәмәке калдыклары, ташландык кәгазьләр белән тулалар. Г.Ибраһимов. Ашарга-эчәргә утыргач та, табын яныннан җиде-сигез тапкыр кубар ул, я ризыкның икенче төрен китерер, азык-төлек калдыкларын сыпырып алыр… М.Хәсәнов. Алар спирт заводыннан сыерларга һәм сарыкларга ашату өчен бәрәңге калдыкларын алырга килештеләр. Г.Ахунов. Күл төбендәге калын ләм катламында органик әйбер калдыклары черүдән газ хасил була. А.Муранов 5) к. калдык-постык. Әниләр сугыштагы ирләре, уллары өчен саклап киленгән он, ярма калдыкларыннан, бүгенге җир бүлешүгә атап, табын хәстәрлиләр иде. К.Нәҗми 6) Алда булып үткән вакыйгалардан күңелдә калган, күңелгә тәэсир иткән кичерешләр. Эчтә кичәге борчылуларның тик ачы калдыклары гына бар. Г.Ибраһимов 7) мат. Бер санны икенче санга бүлгәндә бүленми калган өлеш.Калдык чыгу 8) Борынгыдан калган, электән килгән, иске күренеш. Аның атаклы «Яңа Кисекбаш»ы – менә шушы иске феодализм калдыкларына, реакцион-консерватив катлауларга каршы юнәлтелгән көчле сатира. М.Җәлил. Кулакларны гына түгел, аларның иярченнәрен дә, нэпман калдыкларын да тамыры-ние белән корыту фарыз. М.Хәсәнов 9) Борынгы үсемлек, хайваннарның җир катламында сакланып калган кисәкләре, эзләре. Терек организм һәм үсемлек калдыкларының яшен билгеләү өчен камил методлар юк иде. Кызыклы ихтиология 10) Кешедән калган иске кием, кеше искесе. Аягым юньле кәвеш кимәде, өстемә синең калдыкларыңнан башка нәрсә насыйп булмады. Г.Ибраһимов 11) күч. Әшәке, явыз кеше. [Латыйфа:] Инәмне дә калдырмам. Гомерем буена бөртекләп җыйган әйберләрем белән немец калдыкларын кинәндерер хәлем юк. Т.Гыйззәт. – Калай түбәле алачыкта эш майтарамсың, каммун калдыгы? – дип җикеренә. Б.Камалов. [Военком:] --- үз әтиләренә кул суза башлаган ул егет калдыкларын мин нинди төр войскога җибәрим? Ә? М.Мәһдиев 2. с. мәгъ. Артып калган, файдаланмыйча калган |