КАЛДА’У с. 1. 1) Иген чәчми ташланган, яткын. Һәркайда фәкыйрьлек, ятимлек, күпчелек хуҗалыкларның сөрим дисә аты, чәчим дисә орлыгы юк иде. Шунлыктан калдау җир, биләмәләрнең иге-чиге юк. М.Хәсәнов. Бөтен Союз күләмендә, 1954 елдан алып, барлыгы 40 млн. гектарга якын чирәм һәм калдау җир сөрелде. Ф.Фаткуллин

2) Яткын җирдә үсеп, кар астында калып кышлаган, үткән елгы. Калдау үлән

2. и. мәгъ. Иген чәчми калдырылган җир. Миннән [мулладан] тартып алган җирләр тоташтан диярлек кысыр калдау калды. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә