КАЛГУ ф. 1) Утырган урында оеп, йоклап китү, йокымсырау. Утырган җирдә шунда калгыганмын. Г.Тукай. Уйлар, уйлар, калгып тирән хистә Мозаффаров бара урамнан. Ш.Маннур

2) күч. Тынычлану, басылу, онытылу

Калгып алу Йокымсыраудан вакыт-вакыт башы төшеп китү. Йокысыз узган төн миңгерәтте күрәсең үзен, мачтага сөялеп утырган да [Искәндәр] калгып-калгып ала. Г.Минский

Калгып китү Калгый башлау, йокыга китүдән башы кисәк төшеп китү. Иргали, калгып китеп, маңгае белән сәке баганасына бәрелде дә сискәнеп башын күтәрде. И.Салахов

Калгый башлау Калгырга тотыну. Ут алынганчы, мин дә башымны урынга төртеп, әкрен генә калгый башладым. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә