КАЛӘМДӘШ и. Бергә әдәби эшчәнлек алып барган кеше, язучылык эшендә аркадаш, коллега. Судья Ибраһимов турында Карамалыдагы каләмдәш дустым Барый Сафин да бик яратып сөйли иде. М.Әмир. Гали Халит – талантлы язучы, галим, тынгы белмәс эш кешесе, безнең каләмдәшебез һәм дустыбыз. Х.Госман. Нинди югары дан-дәрәҗәләргә ирешсә дә, Гариф [Ахунов] иптәшләренә, каләмдәшләренә, таныш булмаган гади кешеләргә булышудан туктамады. Х.Камалов. Каләмдәшләр арасында корпоратив этика дигән нәрсә бар. М.Юныс |