КАЛӘМ и. гар. 1) Карага яки тушька манып язу өчен, эре каурыйдан, камыштан, корычтан ясалган әсбап. Теге егет һаман эндәшми-тынмый каләм белән кыштырдатып утыра. Ш.Камал. Сугыштан тынган арада, Каләмне манып карага, Хат язар идем сезгә, Их кызлар, уңган сеңелләр, Хат язар идем сезгә. М.Җәлил. – Бераз гына җитми, редактор кәгазь алды, каләмен карага манды. И.Гази

2) Карандаш, ручка, гомумән язу яки рәсем ясау әсбабы. Хәйдәр, художник каләме белән яңадан туган бу таныш җирләрдән күзен ала алмыйча, рәхәтләнеп карап торды. Г.Бәширов. Үз гомерендә хаттан гайре нәрсә язмаганлыктан, кулы каләмгә күнекмәгән ---. Х.Сарьян. Язар өчен каләм сайлыйм, Төрле-төрле төрлеләрен. Табигатьнең үзе кебек Гамьлеләрен, серлеләрен. Ф.Яруллин

3) күч. Язма әсәрнең стиле. «Кыямәт» --- әдипләремездән Гаяз әфәнденең оста һәм матур каләме берлә тасвир ителмеш бик мәгънәле һәм көлке комедиядер. Йолдыз. Каләме шома егетнең, Зөлфә язып алган истәлекләрне ул үзе үк менә дигән иттереп төзәтеп чыккалар иде. Э.Касыймов. Укучы автор каләменнән канәгать кала. М.Вәлиев

4) күч. Язучылык осталыгы, әдәби талант. Әдип үзенең әсәрендә кайбер каһарманнары хәрәкәтен йоларга тырышып караса да, яхшы ук җитди күзәтүче әдип каләме аларның гаебен ачып бирә. Г.Нигъмәти. Редакциядә эшләү өчен, язучы каләме генә җитми, Мансур каләмдәш, тәнкыйтьче каләме дә кирәк. Ш.Маннапов. Жаклинның буй-сынын тасвирлаганда, мәшһүр рәссамның каләме бөтен сизгерлеген, тылсымлы көчен кинәт югалткан диярсең. М.Маликова

5) күч. Әдәби эшчәнлек, язучылык. Телем, сүзем, каләмем, эшем белән һичбер вакытта да, һичбер урында һичбер каршылык кылмам дип вәгъдә итә аласызмы? Г.Ибраһимов. Мин революциянең беренче көннәреннән башлап ук каләмем белән катнаштым. М.Гафури. Аның каләменнән тагы да матуррак гөлләр түгелер. М.Фәйзи. Конкурсның ябык булуы Мәрьямне кулына каләм алырга дәртләндерде. М.Маликова

6) күч. Язучы, әдәби, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүче. Быел март аенда яшь каләмнәрнең республика күләмендәге семинарын уздыру аеруча отышлы булды. Ф.Галимуллин

Каләм балы иск. Гонорар, авторга түләнә торган акча. --- мин, ди, аның өчен юл башына утыз тиенгә чаклы каләм балы түләр идем, ди... Г.Ибраһимов. Каләм йөгертү к. каләм тибрәтү. Каләм каш Гүзәл кыз, чибәркәй. Менә хәзрәтләр барысы да: «Каләм кашым, хурыйльгайнем, матур апаем!» – дип, урыннарыннан сикерешеп торып, теге кызны кочакламакчы булдылар икән. Ф.Әмирхан. Каләм остасы Әсәрләрен матур стиль белән, сурәтләү чараларыннан оста файдаланып яза торган автор; гомумән, язучы. Бу көзне язучылар союзы рәисе каләм осталары турында зур кайгыртучанлык күрсәтте. М.Маликова. Каләме өметле Беренче әсәрләрен язган авторның язучылык таланты, иҗади сәләте булу турында. Каләмегез өметле, тик шигырь язу техникасы җитенкерәми сезгә. Г.Минский. Госман Гомәр дигән өметле каләм иясе бар бездә. Аңа уңышлар телик. Тик масаеп китә күрмәсен. Остарасы да остарасы әле аңа. Б.Камалов. Каләм сынау Әдәби әсәр язып карау, иҗат эшенә керешү. Менә шул вакытларда, өйрәнчек язучы сыйфатында төрле жанрларда язып, үзенең каләмен сынап карый. М.Гафури. Каләм тибрәтү 1) Нәрсә дә булса язу, кәгазьгә төшерү. Тирән аңлап тойсам да Синең мәхәббәтеңне, мин Чын күңелдән дулкынланып Укысам да хатыңны, Әллә ничек база алмадым Мин каләм тибрәтергә, Бәлки, бүген көчем җитәр Телем белән әйтергә... М.Җәлил; 2) Әдәби әсәрләр иҗат итү, язучылык белән шөгыльләнү. Шуның өстенә каләм тибрәтә белү, гәзитләргә мәкаләләр язып тору мине халык арасында танытты. Г.Ахунов. Каләм тота башлау к. каләм сынау. Барыбыз да диярлек – шул бер-ике ел арасында кулларына каләм тота башлаган яшьләр. М.Әмир. Каләм тоту Бераз әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнү. Әлбәттә, электән үк каләм тота иде инде ул. Аның «Шәһри Казан» һ.б. газеталарда чыгып барган үткен һәм кызыклы мәкаләләрен укучылар хәтерлидер әле... Л.Шагыйрьҗан. Каләм тыгу Әсәрне төзәтү, редакцияләү. Мин аларны [хикәяләрне] карап кына чыгам, әллә ни каләм тыкмыйча, шунда ук гәзитнең алдагы саннарына тәкъдим итәм. Госман Гомәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә