КАЛАЧ и. 1. Күпереп торган ак күмәч. Берәүнең ап-ак калачны көнбагыш маена манып ашавын күреп, авызымнан сулар килгән иде. М.Әмир. --- калач сыныкларын чәйнәп йотарга да өлгермәгән ике солдат --- арыш көлтәседәй җиргә ауды. Т.Әйди 2. с. мәгъ. Шуны хәтерләтә торган, шундый формада булган. Кафия түти юантык, алтын тешле, көмеш калач алкалы, сәхнәдәге байбичәләр сыман бер хатын иде. М.Мәһдиев |