КАЛАНЧА и. 1) Тирә-юньне күзәтү өчен, манарасыман биек итеп эшләнгән, югары очына күтәрелү өчен баскычлары булган корылма. Акбүз, шалаш яныннан бер сөяк табып, тәмен белеп кенә кимерде дә кыр каланчасына менде. Г.Гобәй. Кешеләрнең җанына шик-шөбһә салып, иң элек каравыл өе янындагы каланча чаңын суктылар. М.Хәсәнов 2) диал. Манара, башня. Каланча сәгатенең моңланып-моңланып дүрт тапкыр чыңлаганын Хөснулла дикъкать белән тыңлады. Ш.Камал. Поезддагы теге матросның сүзен әйтүгә, Габдрахман каланчаның ачык җиреннән чыкты да башы белән Ярмәкәй тавы астындагы амбар-амбар ташларга таба очты. Р.Сибат 3) күч. Үзенең кешелек сыйфатларына бәйле рухи биеклеге, рухи югарылыгы. Һәркемнең хәлләргә, вакыйгаларга бәясендә үз каланчасы була. Т.Галиуллин. Син үз авылыбыз каланчасыннан карап кына хөкем йөртмә, Мәгышия апа. В.Нуруллин 4) күч. Озын буйлы кеше. Буе каланча, акылы бер тиенгә дә тормый |