КАЛАН и. тар. 1) Сугышта җиңелүчеләр җиңүчеләргә түли торган еллык салым. Кара ханга калан түләп, уң ярда торып калган. Н.Фәттах 2) Алтын Урда һәм татар ханлыкларында җан башына яки җир биләмәсенә салына торган салым төре. --- син, минем колым Күрән би, өч җыл миңа калан түләмәдең. Өч көндә бирмәсәң, катавыңны җир итәм, ыруыңны юк итәм. Н.Фәттах 3) Гаскәр тоту өчен халыктан җыелган җыем |