КАЛА’К СӨЯГЕ и. анат. Арканың өске өлешендә өчпочмак рәвешендәге яссы сөяк. Сул яктагы калак сөягеннән алынган пуляны истәлеккә саклыйм. К.Латыйп // Арканың шул сөякләр урнашкан урыны. Ул барган төшкә мылтык көпшәсен әсирнең калак сөягенә тигезеп-тигезеп ала, янәсе, син мушкада, фашист. М.Әмирханов. Камчы бераз итлерәк урын эзләп торды да, таба алмагач, калак сөякләре буйлап аска таба сузылды. Ә.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә