КАЛАК и. 1) Чәй кашыгы, балкашык. Лида шикәрсез чәен калак белән болгата-болгата байтак кына утырды. А.Гыйләҗев. Арсланов иреннәрен кыскан хәлдә чынаяктагы чәен калагы белән челтер-челтер болгатты. Ф.Садриев 2) Берәр нәрсәнең көрәксыман яссы киң очы (ишкәкләрдә, измә изгечтә һ.б.ш.ларда); русчасы:лопасть, перо. Пропеллерның калаклары кыеклатып ясалганга күрә, әйләнгән чакта, ул һаваны бораулап, көрәп артка ташлый. С.Баттал. Ә пресс калаклары туктаусыз әйләнә, тыгыз, дымлы балчык буткасын дүрткел авыз аша өзлексез этеп тора. А.Гыйләҗев 3) Суканың җирне куптару, күтәрү һәм әйләндереп салу җайланмасы; русчасы: отвал. – Нихәл, егетләр, җир юеш түгелме, калакка балчык сыланмыймы? – ди. М.Гафури. Мин, ул җирне саруттан арындыра алмыйча, өч сука калагы сындырдым. Ул [Аптул] игелекләнсен дип сындырдыммыни мин ул калакларны? Ф.Хөсни 4) Пароход, су тегермәне һ.б.ш.ларның тәгәрмәчендәге ишү коралы; русчасы: гребок 5) диал. Янавыч; русчасы: оселок 6) Аяк киеменең үкчәсен таптамыйча кию өчен, ике кырыен бөгеп, очын ярым түгәрәкләп ясалган җайланма; русчасы: рожок 7) Мичкә ипи кую өчен кечкенә агач көрәк; русчасы: лопатка |