КАЛАЙ и. 1. 1) Табаклап җәелгән юка тимер. Калайлардан, фанера кисәкләреннән оештырылган алачык. А.Әхмәт. Шыбыр-шыбыр яңгыр ява өй түбәсе калайга. М.Фәйзи. Аның [Тукай йортының] күгәрми торган калай белән ябылган түбәләре кояшта ялык-йолык килә. Г.Ахунов

2) Шундый материалдан эшләнгән яки тышланган әйбернең үзе. Әсәрнең сыйфатын әдәбиятның төп кануннарына таянып бәяләү юкка чыккач, авторның түшендәге калайларга, алган бүләкләренә, хакимияткә якын булуына таянып эш итү киң колач җәйде. М.Юныс. Атылган да җиргә төшкән, ярылып киткән калай эченнән килеп чыккан нужа бабай. Н.Исәнбәт

3) Мичтә ашамлыклар пешерү өчен, шундый тимердән читләрен бөгеп ясаган савыт

2. с. мәгъ. Шундый юка тимердән эшләнгән. Кайда булса да авылның уртасында, калай түбәле берәр йортта. Ф.Хөсни. Гәрәфи абзый, юлда чәй күп эчелә дип, тишек калай чәйнеген тимерчедән кургаш белән яматып алды. Г.Әпсәләмов. Без калай кружкалардан кура җиләгенең таш борчагын, бөтнек яфрагы салып кайнаткан чәй эчәбез. М.Мәһдиев. Бар да таныш, бар да туган: мич янында баулы суган, соры песи, калай комган. Г.Афзал

Калай әтәч 1) Һәрвакыт вак нәрсәләр өчен дә бәйләнергә, сугышырга торган кеше. – Ни җитмәгән ул калай әтәчләргә? – дип кенә куйды Хәйрүш. М.Әмир. Акырды да җикерде Морза, шулай итенде, калай әтәч шикелле. Ш.Маннур. Тагын шул калай әтәч эшләпәдер инде дип, ачу белән борылып селкеп атмакчы булган иде – өлгерә алмады… В.Нуруллин; 2) Мактанчык, бушкуык, юкка мактанып йөри торган кеше. – Бүрәнә аша бүре үтермә, калай әтәч… – диде Гәззән, Сәлимне яклап, һәм кроватын шыгырдатып икенче ягына әйләнеп ятты, – йокла. Г.Әпсәләмов.Калай әтәчләнү 1) Юкка бәйләнеп, сугышып китү; 2) Урынсыз мактану, артык шапырыну.Калай күзле Нурсыз, төссез күзле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә