КАЛА и. гар. Шәһәр. Капчыкта кала күчтәнәчләре генә түгел, зур төргәк комсомол билетлары. М.Әмир. Литерлы поездны ялга, аулак юлга күчерделәр, министр шан-шәүкәтле борынгы калага аяк басты. А.Гыйләҗев ◊ Кала алган кебек, кала алгандай Нинди дә булса сәбәптән бик нык куанып, шатланып, горурлык хисе белән. – Менә, Пәсхи абый… синең мылтыгың… – диде ул, кала алгандай булып, мылтыкны Пәсхигә китереп бирде. Ф.Хөсни. Кала суккан кебек Йортның зур, биек булуына, матурлыгына ишарә белән әйтелә. Йорты яныннан узуы үзе бер куаныч – кала суккан кебек бит. Г.Ахунов |