КАКЫРУ ф. Тын юлларына утырган какырыкны йөткереп чыгару. Авызларыбыздан төкерек урынына тузан гына какырабыз. М.Гафури Какырып җибәрү Кисәк кенә какыру. Яхшы ук кызып алган Сарсымбай, утырган җиреннән ишеккә таба каты итеп какырып җибәрде дә: – Атаңа нәләт, шул найманнардан Сары-Арканың котылыр көне булырмы, юкмы?.. – дип, тәмләп, каһәрләп сүгенә башлады. Г.Ибраһимов |