КАКЫ и. бот. Әвернәчәчәклеләр семьялыгына караган, сары чәчәкле, калын итчел, сусыл, тәме әчкелт, ашарга яраклы сабаклы үлән үсемлек; русчасы:свербига восточная. Балтырганнар, баллы какылар бер-берсеннән тәмле, татлылар. Ш.Маннур. Бу тирәдә үлән генә түгел, ис тә үзгә. Какы, кузгалак, тагын әллә нинди үсемлекләр исләре. М.Хәсәнов. Еланнар эзләдек, катканрак булса да юалар, яңа гына чыга башлаган балтырган көпшәләре ашап, соңра уҗым ягына какыга чыктык. Г.Ибраһимов |