КАКША’У ф. 1) Ныклыгы бетеп, селкенеп тору, бушау. Янаганда, кулыңны кыеп төшермә, чалгы сабыңны җиргә нык терә, какшау булмасын дип өйрәтеп яткан була. А.Гыйләҗев. Кояш һәм яңгырлар тәэсире белән искереп беткән арба шикелле какшап, кызганыч хәлгә килгән. Ш.Камал. Машинасы бозылган яисә куәтле берәр винты какшаган дисәң, анысы бер хәер. Ш.Камал. Карале, улым, җайлап кына әйт әле, тәрәзә яңаклары какшаган, бер килеп рәтләп китмәс микән. М.Маликова 2) Эчке ныклыгын югалту, бозылу, җимерелү, юкка чыгып таркалу, бетү (хуҗалык, гаилә тормышы, тәртип һ.б.). Берәү үлми, икенчеләр көн күрми дигәндәй, Җәләш мулланың «хаҗга» китүе Сабирны бик тиз авылга кайтара, һәм ул какшаган хуҗалыкны ныгытып, үстереп җибәрә. Г.Нигъмәти 3) күч. Төшенкелеккә бирелү, рухи таркалу. Аннары, немецның рухы бөтенләй какшаган чак була бит инде ул. И.Гази 4) күч. Авыр кичереш, җәфа белән нык йончу, хәлсезләнү, саулык бетү. Соңгы айларда аның нервлары бик какшады, бер сүз әйтер хәлем юк, хәзер кабынып китә. Т.Гыйззәт. Ә менә хәзер сәламәтлек бик какшады, йөрәк аксый, Дамир энем, йөрәк. Д.Салихов. Дөресен генә әйткәндә [Дугласның] исәнлеге дә какшады соңгы вакытта. Р.Ишморат. Әгәр организмда аксым җитмәсә, сәламәтлек какшый. Димәк, һәр көн аксымлы азыклар ашау шарт. Биология 5) күч. Кимү, юкка чыга бару, кирегә китү. Халыкның ышанычын югалтып барасың, Борһан. Ә халыкның ышанычы какшадымы, аннары бетте инде. М.Хәсәнов Какшый башлау Какшау билгеләре күренү. Татар кызының ышанмавы какшый башлады. Ф.Әмирхан Какшап бетү Тәмам, җимерелергә җитеп какшау. Дога белән ныгытмакчы була какшап беткән чиркәү нигезен. М.Гафури Какшап китү Бераз, берникадәр какшау; аерым шартларга бәйле рәвештә какшау. Кызу эш арасында нервлар бик какшап киткәч, зимагурларча, бурлакларча сүгенгәләп тә алгалый. М.Гафури |