КАКШАТУ ф. 1) Бушатып, урынында селкенеп тора торган хәлгә китерү

2) күч. Җимерү, эчке ныклыгын бозу, эчтән таркату, җиңелү хәленә җиткерү. Безнең көчебезне какшатырга, безнең арага курку салырга маташалар. Ш.Камал. Дуслыкны какшату

3) күч. Элек нык ышанган фикеренә, уена шөбһә уяту, башкача, киресенчә уйларга мәҗбүр итү. Иптәшләре аның булдыклылыгына ышанычларын какшаталар, семья тормышы бозыла, Габбасның эш перспективасы тикшерелү алдына килеп баса. Г.Нигъмәти. Бәхетсез тормыш аның кешегә булган ышанычын көннән-көн какшата, ягымлы күңел хисләрен көннән-көн тупасландыра, саектыра бара иде. З.Фәйзи

4) күч. Арыту, вату, йончыту; көчне, хәлне, саулыкны алу (физик эш, авыру һ.б.). Чамадан тыш авыр физик хезмәт аның сәламәтлеген какшата, ул авырый башлый. Г.Ахунов. Нервыны какшату

Какшата бару Аз-азлап, акрынлап какшату. Җәмгыять тормышын зәһәрләп какшата баралар. Ш.Камал

Какшата башлау Какшатырга тотыну. Йөгереп барып казыкка ике куллап ябышты да аны какшата башлады. З.Зәйнуллин. Беренче империянең нигезен какшата башлаган 1905 елгы революциядән соң без беренче рухи һәм милли күтәрелеш кичердек. Ватаным Татарстан

Какшата язу Чак кына какшатмый калу. Дин тотмады, юк-барга ышанмады, ләкин әйтеп бетермәслек кайгы аны какшата язды, ул беркөн эштән кайтышлый Хәбирә карчыкның карындык тәрәзәсен какты. М.Мәһдиев

Какшатып бетерү Бик нык, бөтенләй юкка чыгарлык итеп какшату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә