КАКЧА с. Ит кунмаган, ябык, чандыр (гадәттә йөз, гәүдә тур.). Кәгазь кулдан-кулга күчкән арада, Якуб Дәүләтьяровның ач яңаклы какча йөзенә тагын бер тапкыр карап алды. И.Гази. Какча бәдәнле бу кеше күп дигәндә егерме бишләр тирәсендә булгандыр. М.Әмир. Ачык, какча йөзенә килешеп торган сары мыегы аның көләчлеген тагын да арттырыр өчен махсус үстерелгән диярсең. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә