КАКТӨШ и. 1) диал. Чәкчәк. Шул кактөш мәҗлесенә кодача булып барырга кирәк дип, Вафа хаҗилардан биш асыл күлмәк керттеләр. Г.Камал 2) Ширбәт, бал сеңдереп әзерләнгән татлы, баллы чәй ризыгы. Үзе шулай үпкәләсә дә, абзасына әллә ничаклы туй күчтәнәчләре – чәкчәкләр, казлар, казылыклар, кактөшләр, бәлешләр, ләвәшләр җибәргән. Г.Ибраһимов |