КАКЛАНУ ф. 1) Ысланып кибү, ыслану (ит, балык ризыклары)

2) Кояшта яки җиләс коры урында озак торып кибү

3) Җилдә, кояшта кибеп, каралып яргалану (бит, йөз). Аннары скрипка моңына сокланып, бабасының җыерчыклар ермачлаган, җилдә-кояшта какланып бронзаланган олпат йөзенә текәлеп утырды. Б.Камалов

4) Артык кибү, кибеп тыгызлану (агач, такта)

Каклана башлау Какланырга тотыну

Какланып бетү Бик нык каклану; тәмам каклану. Идән, түшәм такталары тора-тора какланып беткән, кадак та керерлек түгел. Ә.Еники. Тозлы җилгә какланып беткән диңгезче халкына бернинди чир йокмый. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә