КАКА’О и. исп. < ацтек. 1) Стеркулчалар семьялыгының теоброма ыругыннан, орлыкларыннан шоколад ясый торган тропик агач

2) Шул агач орлыкларыннан ясалган порошок һәм аны сөттә яки суда эретеп әзерләнә торган эчемлек. Сабый, иреннәренә какао тигәч, --- кинәт очынып чапылдатырга тотынды. Г.Гобәй. Нәрсә белән сыйлыйм үзеңне? Бисквит белән какаоны яратасыңмы? Т.Әйди

3) Ачык көрән төсне белдерү өчен кулланыла. Киемнәре пөхтә: коңгырт костюмнан, ак күлмәктән, какао төсендәге галстуктан. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә