КАК III с. 1) Коп-коры, бик нык кипкән. Как агач

2) Берни түшәлмәгән, бернәрсә белән дә капланмаган. Как идәнгә ятып тирән уйга батты. М.Гафури. Аның [хәлфә] янына аяк бөкләп, берни дә җәелмәгән как идәнгә утыра идек. М.Әмир

3) күч. Бик нык ябыккан, коры сөяккә калган

Как баш Надан, аңгыра, уй-фикер үзгәрешләренә, тормыш яңалыкларына иярә алмый торган кеше турында. Как сөяккә калу Бик нык ябыгу, арыклану. Как сөяккә калган Гөлниса белән баланы күтәреп алып чыгалар да, ястык түшәлгән арбага сузып салып, алып китеп баралар. М.Хәсәнов. Урман дигәннән, Хәлим олан, ул сине дә шактый изалаган, ахры... Әнә бит, как сөяккә калгансың. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә