КАК I и. 1) Өлгергән җиләк-җимештән изеп ясалган массаны тактага юка гына җәеп, кояшта киптереп әзерләнгән чәй ризыгы. Кәримә апа как янына бер лимон да бирде. Н.Хәсәнов. Мин хәзер карлыган кагы кайнатып эчерермен. М.Гафури. Җиләк җыям, как коям, падишага бүләккә. М.Фәйзи. Алмалары тәмле булса да, сатып алырга күңеле тартмады, һәм ул алма урынына как алып кайтып китте. К.Латыйп 2) диал. Җиләк-җимешкә шикәр, бал кушып кайнатып әзерләнгән камыр ризыклары өчен эчлек; повидло. Эш беткәч, Рәйханә аларны тәмле как сумсасы һәм вареньелы чәй белән сыйлады. А.Расих. Ак өемнең шкафында Балдан койган кагым бар. Җыр |