КАЙШАЛУ ф. диал. 1) Гәүдәсе белән артка яки кырыйга каерылу, артка бөгелү. Галияр сулга кайшалып, кулы һавада асылынып торган арада, Сәрвиянең башыннан әнә шундый уйлар җәһәт йөгереп узды. М.Хуҗин 2) к. каймыгу. Кайшалган, сынган җирем юк микән дип, Равил яткан килеш кенә кулларын-аякларын селкеткәләп карады. В.Нуруллин 3) Бер-берсенә керешү, чуалу, укмашу. Кайшалып үскән клевер басуы урман полосасына кадәр тоташ диңгез булып җәелеп яткан. М.Мәһдиев Кайшалып китү Кинәт, уйламаганда кайшалу |