КАЙЧЫ и. 1) Кара-каршы китереп уртадан тоташтырылган үткен йөзле ике пычактан гыйбарәт, очларындагы балдаксыман боҗраларын баш һәм урта бармакларга киеп хәрәкәтләндерә торган кискеч корал. Ак атласым җитмәде, алмас кайчым үтмәде. М.Фәйзи. Капчык төпләреннән пәке, кайчы, бритва шикелле солдат кирәк-яраклары чыкты. Г.Бәширов. Хуҗа хатын сарык йоны кыркый торган зур кара кайчы китереп бирде. А.Шамов

2) Йортның стеналарыннан түбәсенә таба почмак ясап, кара-каршы беркетелгән ике агачтан торган терәк

Кайчы белән кереп чыгасы бар Озын чәчле, сакал-мыек баскан ир-атка тышкы кыяфәтеннән ризасызлык белдереп әйтү. Болай ул үзе матур егет. Тик менә артык озын чәчләренә бераз кайчы белән кереп чыгасы бар ---. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә